Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Һәр көннән, һәр аяз сәгатьтән файдаланып

Быелгы җәй азыкка мул булды. Үз вакытында явып үткән көчле яңгырлар туфракны үсемлекләргә көч бирә торган дым белән тукландырды. Алар күзгә күренеп күтәрелә башладылар. Әмма районнарда явым-төшем булмау һәм кояш нурларының яндыруы аркасында үләннәр көеп беткән елларны тиз оныттылар. Кышка керер алдыннан күпме дә булса азык хәстәрләп калдыру өчен ул...

Быелгы җәй азыкка мул булды. Үз вакытында явып үткән көчле яңгырлар туфракны үсемлекләргә көч бирә торган дым белән тукландырды. Алар күзгә күренеп күтәрелә башладылар. Әмма районнарда явым-төшем булмау һәм кояш нурларының яндыруы аркасында үләннәр көеп беткән елларны тиз оныттылар. Кышка керер алдыннан күпме дә булса азык хәстәрләп калдыру өчен ул вакытта җирдән башакларны, саламны бөртекләп җыйдылар.
Быел игенчеләр өчен шартлар яхшырак, әмма күп районнарда эш тулы көченә оештырылмаган. Республикада азык хәзерләү акрын темпта бара. Районнар һәм хуҗалыкларда җитәкчеләр күп сәбәпләр табалар - яңгырга сылтыйлар... Шул ук вакытта азык хәзерләүгә җитди һәм җаваплы мөнәсәбәттә булган урыннарда техникадан оста файдалану өчен мөмкинлекләр табалар һәм шуның нигезендә печән, сенаж запасын тулыландыралар. Азыкны хәзер, җәйнең беренче яртысында әзерләмәсәң, терлекләргә кышын нәрсә ашатырга? Бу турыда бик яхшылап уйларга һәм эш итәргә кирәк.
Хуҗалыкларда азык хәзерләү мәсьәләсен май азагында узган видеоконференциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та кузгатты. Ул азыкның сыйфаты аны кайчан әзерләүгә бәйле, ә кышкы чорда савым сыерларының продуктлылыгы исә турыдан-туры печәннең сыйфатыннан тора, дип билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләрен азык хәзерләүне кызулатырга, шулай ук шәхси хуҗалыкларны да азык белән тәэмин итү мәсьәләсен күз уңыннан ычкындырмаска чакырды. Җитәкчеләре тиешле юнәлеш алып, печән чабу эшләрен үз вакытында башлап җибәргән хуҗалыклар тиздән үләннәрне икенче тапкыр чабуга керешәчәкләр. Калганнарга исә, бер генә көнне дә, бер генә аяз сәгатьне дә бушка уздырмыйча, азык хәзерләүгә массакүләм режимда керешергә генә кала.
Яфрак азык әзерләү турында да онытырга ярамый. Тиешле технологияләр нигезендә, зарури биоконсервантлар кулланып, сыйфатлы силос салуга җаваплы мөнәсәбәттә булу мөһим. Үз хаталарыңны исәпкә алып, кешеләрне тупларга, азык җыю техникасын мөмкин кадәр югарырак җитештерүчәнлектә эшләтергә, технологияне яхшылап өйрәнергә-эшкәртеп җиткерергә һәм, уңайлы һава шартларыннан файдаланып, азык запасы булдырырга. Авыл җирлекләре башлыкларына да читтән күзәтеп тормаска, ә бәлки бөтен халыкны шәхси терлекләр өчен азык хәзерләргә чыгарырга кирәк.
Авыл хуҗалыгы эшләрен көн яктыру белән караңгы төшкәнче башкарырга, ә азык хәзерләгәндә эшне тәүлек буена туктатмаска кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев