Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

"АгроСтар" ширкәтендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды. Бу хуҗалыкның җитештерү объектларында механикалаштыру һәм терлекчелек мәсьәләләре каралды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев техниканы кышкы саклауга кую таләпләренә тукталды һәм машина-трактор паркларын 2014 елгы кыр эшләренә әзерләү бурычларын җиткерде. Орлыкчылык та игътибар үзәгеннән читтә калмады. Хуҗалыкның...

"АгроСтар" ширкәтендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды.

Бу хуҗалыкның җитештерү объектларында механикалаштыру һәм терлекчелек мәсьәләләре каралды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев техниканы кышкы саклауга кую таләпләренә тукталды һәм машина-трактор паркларын 2014 елгы кыр эшләренә әзерләү бурычларын җиткерде. Орлыкчылык та игътибар үзәгеннән читтә калмады.

Хуҗалыкның Чыршы фермасында җитәкчеләр сыер абзарында, бозаулату бүлегендә булдылар, бозауларны аерым-аерым һәм бергә асрау шартлары һәм ветеринария табибы, ясалма орлыкландыру технологы эше белән таныштылар. Аннары киңәшмәдә терлекчелек буенча 2013 елның 9 аендагы эшкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев