Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Кышка кәбестәсез калмабыз

Биектау районы мәктәп-ләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек турындагы килешүләрне берничә ел төзиләр инде. Җәй айларында өлкән сыйныф укучылары яшелчә җирендә чүп утыйлар, ә көзен исә мәктәп ашханәләренә бәрәңге һәм кәбестә кайтарыла - аграрийлар күрсәткән ярдәмнәре өчен балаларга рәхмәтләрен менә шулай белдерәләр. Быел үзләренең участоклары...

Биектау районы мәктәп-ләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән ике як өчен дә отышлы хезмәттәшлек турындагы килешүләрне берничә ел төзиләр инде.

Җәй айларында өлкән сыйныф укучылары яшелчә җирендә чүп утыйлар, ә көзен исә мәктәп ашханәләренә бәрәңге һәм кәбестә кайтарыла - аграрийлар күрсәткән ярдәмнәре өчен балаларга рәхмәтләрен менә шулай белдерәләр.

Быел үзләренең участоклары булмаган мәктәпләр район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беркетелде. "Бөреле" җәмгыяте белән районның 11 мәктәбе хезмәттәшлек итә. Июль аеның беренче көннәреннән үк балалар биредә кәбестә чүбен утарга керештеләр. Әлеге эшне 37 гектарда башкарып чыгарга кирәк. Беренче булып Чыпчык мәктәбе эшкә кереште. Аның укучылары 2 көндә 1,92 гектарны утап чыктылар. Бөреле һәм Шәпше мәктәпләре 4,62 һәм 2,52 гектарны эшкәрттеләр. Күлле һәм Учхоз мәктәп-ләренә 1,38 га, Усад белән Чернышевка мәктәбенә 4,86 га бүлеп бирелде. Пановка һәм Биектауның 3 нче мәктәбенә - 6,66 га. Узган атнада әлеге басуларда Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары да хезмәт куйды. Алар 5,64 гектарлы участокны утап, эстафетаны 2 нче мәктәпкә тапшырдылар. Ә бу мәктәпкә исә утау эшләрен 9,42 гектар мәйданда башкарырга кирәк булачак.

Мәктәп балаларының мондый "хезмәт десант"ларында һәрвакытта да актив катнашуын билгеләп үтү урынлы булыр. Дусишләр белән саф һавада бер-ике сәгать файдалы эш белән шөгыльләнү берәүгә дә зыян итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев