Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

КУРКЫНЫЧ ЙОГЫШЛЫ АВЫРУ

Дуңгызларның африка чумасы (АЧС) - зарарланган барлык хайваннарның үлеменә китерүче йогышлы авыру. Йорт хайваннары һәм барлык яшьтәге кыргый дуңгызлар авырый. Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Сәламәт дуңгызларга чир аларны инфекция йоктырган һәм вирус йөртүче дуңгызлар белән бергә асраганда йога. Чирнең клиник билгеләре: тән температурасы 41,5 - 42...

Дуңгызларның африка чумасы (АЧС) - зарарланган барлык хайваннарның үлеменә китерүче йогышлы авыру.
Йорт хайваннары һәм барлык яшьтәге кыргый дуңгызлар авырый. Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Сәламәт дуңгызларга чир аларны инфекция йоктырган һәм вирус йөртүче дуңгызлар белән бергә асраганда йога. Чирнең клиник билгеләре: тән температурасы 41,5 - 42 градуска кадәр күтәрелә, бик нык сусау, аң югалу, борыннан бүлендекләр килү, эч китү, кайвакыт ул канлы була. Дуңгызларның борыннарыннан кан китә, нерв авырулары башлана, корсак, колак тирәләрендә һәм башка участокларда кан савулар күренә, ул урыннарда кан куерып, бармак белән баскач та агармый торган коңгырт таплар барлыкка килә. 7-10 көннән соң хайваннар үлә.
АЧС вирусы башка төр хайваннар өчен куркыныч түгел.
Авыруны булдырмый калу чаралары:
- шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм фермерларга дуңгызларны абзарлардан тышка чыгармыйча һәм башка хайваннар белән контактка кертмичә асрарга;
- азыкның бары сәнәгать җитештергәнен генә сатып алыгыз, хайваннарны ашатыр алдыннан аны 80 градус температурада пешекләгез;
- дуңгызларны һәм алар асрала торган биналарны 10 көнгә бер тапкыр кан эчүче бөҗәкләргә (талпаннар, бетләр, борчалар) каршы эшкәртегез. Һәрвакыт кимерүчеләр белән көрәш алып барыгыз.
- дуңгызларны кирәкле ветеринария документлары булмаган урыннардан сатып алмагыз, дәүләт ветеринария хезмәте белән килешенмәгән килеш дуңгызларны һәм дуңгызчылык продукциясен башка регионнардан кайтартмагыз:
- ветеринария тикшерүе, вакцинацияләр (дуңгызларның классик чумасына каршы) һәм ветеринария белгечләре тарафыннан уздырыла торган башка эшкәртүләр өчен дуңгызларның баш саны турында мәгълүматларны тапшыруыгыз мәҗбүри;
- хайваннарның үләксәләрен чүплекләргә, юл кырыйларына ыргытмагыз.
Исегездә тотыгыз: АЧС учаклары барлыкка ки-лүгә китергән гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Дуңгызларның кинәт үлү очраклары турында кичекмәстән 3-15-09 телефоны буенча
Биектау дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев