Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

ИГЕНЧЕ – ЗУР ИХТИРАМГА ЛАЕКЛЫ ҺӨНӘР

Теләсә нинди эшнең уңышы беренче чиратта аңа алынган кешедән тора. Районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе булган "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте үзенең игенчеләре белән горурланырга хаклы, чөнки алар басуларны эшкәртүдә дә, чәчүдә дә, урак өстендә дә иң яхшылар рәтендә. Урак вакытында басулардан алынган сводкаларда бер үк фамилия күзгә ташлана -...

Теләсә нинди эшнең уңышы беренче чиратта аңа алынган кешедән тора. Районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе булган "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте үзенең игенчеләре белән горурланырга хаклы, чөнки алар басуларны эшкәртүдә дә, чәчүдә дә, урак өстендә дә иң яхшылар рәтендә.
Урак вакытында басулардан алынган сводкаларда бер үк фамилия күзгә ташлана - Шәпшедән Семеновлар. Ул - игенчеләрнең тулы бер буыны. Ир туганнар Анатолий, Сергей һәм Александрның гомуми стажы - 38 ел. Буыннар эстефасын лаеклы төстә Анатолий Михайлович һәм Сергей Михайловичның уллары - Леонид һәм Артем дәвам итәләр. Егетләрнең урак өстендә эшли башлауларына әле күп вакыт узмауга карамастан, алар әтиләреннән берни белән калышмаска тырышалар.
Шәпше игенчеләрен туган җирләренә карата тугрылык һәм мәхәббәт башкалардан аерып тора. Семеновлар гел җитештерүнең иң җаваплы участокларында эшлиләр: чәчүдә, бөртеклеләрне һәм техник культураларны урып-җыюда. Авыл хуҗалыгы җитештерүен яхшы белү, һөнәри осталык аларга югары җитештерү күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә. Урак вакытында Анатолий Михайловичны, Сергей Михайловичны, Александр Михайловичны, Леонид һәм Артемны еш кына өйләрендә түгел, комбайн штурвалында күреп була.
Семеновларның югары дәрәҗәге һөнәри осталыгы аларга районда иң яхшы суктыру күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә. Югары дәрәҗәге җитештерү күрсәткечләре өчен Шәпше игенчеләре нәселе вәкилләре "Серп и молот" җаваплыгы чикле ширкәте, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан берничә тапкыр яхшы яктан гына телгә алынды, алар район башлыгының акчалата премиясенә лаек булдылар. Ресемдә: Семеновлар алдынгылар слетында.
А. Тимонин фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев