Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Һава торышы игеннәрне урып-җыюда комачаулый

Биектау районында урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Әмма, елдагыча, һава шартлары игенчеләргә үз вакытында игенне җыеп алуда комачаулык ясый. Быелгы яз коры һәм эссе килде. Ә авыл хезмәтчәннәре урып-җыюга керешкәч кенә яңгырлы көннәр башланды.

Мондый катлаулы һава торышы шартларында игенчеләр хезмәтне ничек оештыра, үскән уңышны саклау буенча нинди чаралар күрә? Шуны белү максаты белән  без «Березка» хуҗалыгына килдек. Без килеп җиткәндә комбайнчы Фәрит Абдуллин кырга чыгарга әзерләнеп йөри иде. Ул 40 ел комбайнчы булып эшли. Бер генә ел да бер берсенә охшамый. Ел гына түгел, урып-җыю барышында хәтта көн көнгә охшамый. Шуңа күрә комбайнны да һава торышы шартларына карап көйләргә кирәк. Техникага вакытында техник хезмәт күрсәтү, агрегетларны майлау, чистарту – барысы да игенченең көндәлек мәшәкатьләре. “Яңгыр явып узгач басу дымлана. Комбайн тыгыла башлый, эш күбәя, - ди Фәрит Абдуллин. – Алдан эссе, коры һава торды. Урып-җыю башлангач та бертуктамый яңгырлар коя башлады. Көн саен без кырга төштән соң чыгабыз. Иртән яуган яңгыр бераз булса да кибеп өлгерә”.

«Березка»  хуҗалыгында 270 гектар көзге бодай басуы бар. Бүген инде ул басуда эш төгәлләнгән. 80 гектар көзге арыш, 700 гектар бодай, 650 гектар солы, 200 гектар арпа, 270 гектар мәйданга борчак, бәрәңге, күпъеллык үлән чәчелгән. Хуҗалык агрономы  Айнур Яруллин да һава торышының тотрыксыз булуыннан зарлана. “7 майдан бирле ай ярым яңгырлар яумады. Игеннәр өлгергән вакытка корылык  туры килде. Ә бүген җир артык дымлы, шул сәбәпле басуга да кереп булмый. Уңышны иң элек киптерәчәкбез, шуннан соң гына саклауга куячакбыз һәм икмәк кабул итү пунктына озатачакбыз”, - ди агроном. Айнур Яруллин сүзләренә караганда, көзге уңыш 25-30 центнер тәшкил итәчәк, ә язын чәчелгәне 20-25  центнер булыр дип көтелә.

Яз башында авыл хезмәтчәннәре язның иртә килүе уңышның да бер айга иртә өлгерүенә китерәчәк дип фаразлаган иде. Әмма яңгырлар планнарны үзгәртте дә куйды. Бүгенге көндә урып-җыю кампаниесе алдагы еллардан нибары бер атнага гына алда бара. Айнур Яруллин тагын ике көннән арпа урырга чыгачаклары турында әйтте. Биектау районы буенча 3 августка 10%  мәйданда уңыш җыеп алынган. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 32 центнер уңыш алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев