Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Фермер Латыйповлар: хезмәтенә күрә хөрмәте

Фермер Минсинә Латыйпова Санкт-Петербургта үткән XXII нче «АГРОРУСЬ» халыкара агропромышленность күргәзмә-ярминкәсендә көмеш медаль белән бүләкләнде. Авыл эшчәннәре казанышларына багышланган әлеге күргәзмә августның соңгы көннәрендә булды. Безнең якташыбыз бу бүләккә сөт терлекчелегендәге югары күрсәткечләре өчен лаек булды. Минсинә һәм Ленар Латыйповлар моннан өч ел элек Дөбъязда терлекчелек юнәлешендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы...

Фермер Минсинә Латыйпова Санкт-Петербургта үткән XXII нче «АГРОРУСЬ» халыкара агропромышленность күргәзмә-ярминкәсендә көмеш медаль белән бүләкләнде.

Авыл эшчәннәре казанышларына багышланган әлеге күргәзмә августның соңгы көннәрендә булды. Безнең якташыбыз бу бүләккә сөт терлекчелегендәге югары күрсәткечләре өчен лаек булды.

Минсинә һәм Ленар Латыйповлар моннан өч ел элек Дөбъязда терлекчелек юнәлешендә эшләүче крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдылар. Минсинә - белгечлеге буенча ветврач, Ленар - зоотехник. Гаилә терлекчелек фермалары төзүгә дәүләт ярдәме белән алар 100 баш сыерга исәп-ләнгән бина салдылар. Кече Алатта ферма алдылар, аннан Дөбъязда 100 башлык яңа ферма булдырдылар. Аны яңа технологияләр буенча эшләүгә көйләнгән иң яңа техника белән җиһазладылар. Чиста, иркен, якты.

Латыйповлар гаиләсендә өч бала үсә: Илалия, Гомәр, Ислам. Илалия - фермада да, өйдә дә әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчесе. Балалар мәктәптә яхшы укыйлар. Гомәр җәй көне тракторда эшли, аңа үзен мөстәкыйль һәм гаиләсендә кирәк кеше итеп тою ошый.

«Латыйпова М.М.» крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге көндә биш кеше эшли, уртача хезмәт хаклары райондагы уртача күрсәткечтән 1,7 тапкырга күбрәк. Хуҗалыкта 230 баш мөгезле эре терлек асрала, аларның 92 се - савым сыерлар. Сигез айда 3213 центнер сөт, 148 центнер ит җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым 3492 килограмм тәшкил итә.

Латыйповлар киләчәккә зур планнар белән яши. 2012-2016 нчы елларга инвестицион үсеш буенча бизнес-план төзелгән. «2012-2014 нче елларда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасында катнашып, алар грант оттылар. Бу проектны тормышка ашыру 96 баш тана алырга мөмкинлек бирә-чәк, бу үз чиратында сөт һәм ит җитештерүне арттырачак һәм авылда яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк.

Җайга салынган җитештерү - авылда социаль мәсьәләләрне хәл итү дигән сүз. «Латыйпова М.М.» КФКсы Дөбъязда үткәрелә торган күп чараларның спонсоры, ул өлкән яшьтәге ялгызларга ярдәм итә, кыш көне Дөбъяз һәм Торнаязда юлларны кардан чистарта. Латыйповлар районда һәм шәһәрдә үткәрелә торган ярминкәләрдә актив катнашып, халыкны сыйфатлы продукция белән куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев