Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Чистарткач, дөньялар яктырып киткәндәй була

Территорияләрне җыештыру өмәсендә 250 кеше катнашты.

5 нче апрельдә район күләмендә чәршәмбе өмәсе уздырылды. Кар күзгә күренеп юкка чыга барганда һәр елны өмәләр башланып китә. Быел ул март азагы – апрель башларына туры килде. Барлык шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә урнашкан оешмаларда эшләүчеләр, җиң сызганып, урамнарны, парк һәм ишегалларын тәртипкә китерү эшенә керешәләр. Кемнәрдер территорияләрне тәртипкә китерү, чистарту урам себерүчеләр эше дип тә әйтергә мөмкин. Әмма бу дөрес фикер түгел. Һәр кеше дә табигать һәм үзе яши торган урын турында кайгырта белергә тиеш.

Быелгы язда тәүге өмә 1 нче апрельдә уздырылган иде инде, анысында оешма хезмәткәрләре бина тирәләрен чүп-чардан арындырдылар. Бу юлы һәммәсе дә районның үзләренә беркетелгән участокларына чыктылар.

– Ел саен без бер үк урынны – үзәк район хастаханәсе территориясен җыештырабыз. Өмәләр уздыра торган вакыт килеп җитү белән үк медицина хезмәткәрләре бердәм булып хастаханә тирәләрен чүп чардан арындыралар, тәртипкә китерәләр, – диде әлеге дәвалау учреждениесендә эшләүче Нина Аветисян.

Фәнни Шәһәрчектән башлап, Калинино һәм Каменкага илтүче юл тирәли һәр предприятие һәм оешмага да үз участогы беркетелгән. Шулай ук Усад юнәлешендә эстакада тирәләре дә җыештырылды. Анда без спорт тармагына караган хезмәткәрләрне очраттык. Перчаткалар һәм пакетлардан тыш аларның чүп җыю өчен кулдан ясалган махсус җайланмалары да бар иде. Чистарткач, дөньялар яктырып киткәндәй була – Без бит спортчылар, шунлыктан аркага авырлыкны киметү өчен ничек эшләргә кирәклеген яхшы беләбез, Мондый алым белән без эшебезнең нәтиҗәлелеген бик күпкә арттырабыз, – диде “Спорт мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Игорь Майоров.

Өмәгә балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә эшләүчеләр, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, коммуналь хуҗалык һәм районның башка оешмалары хезмәтчәннәре чыкты. Чәршәмбе өмәсендә барлыгы 250 кеше катнашты.

– Чүп-чар җыеп йөрү түгел, пычрак урында яшәү оят. Биектау авылының үзәк урамыннан узучы машиналар агымы бер дә тукталып тормый. Пассажирлар һәм руль артында утыручылар юлда аунап ятучы чүп-чарны күрми калмый лардыр. Әгәр дә бездә чисталык икән, димәк, бу безнең районны тасвирлаучы сыйфат, дигән сүз, – диде Биектау районы Советы Аппараты җитәкчесе Алексей Афанасьев. 

Әле өмәгә юл янында урнашкан йортларда яшәүчеләр дә ки леп кушылды, Монысы аеруча шатлыклы күренеш. Чөнки үзең яши торган урынны үзең чистартмасаң, аны кем килеп чистартыр да, кем килеп матурлар икән соң?

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев