Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районында бәрәңге уңышын җыялар

Бәрәңге - җир байлыгы. Бәрәңге - икенче икмәк. «Бәрәңге генә уңа күрсен, бәрәңге булса яшәп була инде ул», - дип әтием дә елга әллә ничә тапкыр кабатлый. Хәзерге вакытта Татарстан буенча бәрәңге уңышын җыю башланып китте. Бер атна инде Биектауның авыл хуҗалыгы җәмгыятләре дә бәрәңге уңышын җыя. Барлыгы район буенча...

Бәрәңге - җир байлыгы. Бәрәңге - икенче икмәк. «Бәрәңге генә уңа күрсен, бәрәңге булса яшәп була инде ул», - дип әтием дә елга әллә ничә тапкыр кабатлый. Хәзерге вакытта Татарстан буенча бәрәңге уңышын җыю башланып китте.

Бер атна инде Биектауның авыл хуҗалыгы җәмгыятләре дә бәрәңге уңышын җыя. Барлыгы район буенча биш хуҗалык "Бөреле" ЯАҖ, "Березка"ААҖ, "Ватан" ААҖ, "Татарстан" агрофирмасы ААҖ, КФХ "Гыйззәтуллин" хуҗалыклары 600 гектар мәйданга бәрәңге утырткан.

Хәзерге вакытта район буенча 120 гектар җирдә бәрәңге уңышы җыелган, бу барлык мәйданның 20% дигән сүз. Районның бәрәңге басуларында 9 бәрәңге алу комбайны эшли. Уңышның чыгышы гектарыннан 200 центнер. Быелгы бәрәңге уңышы узган елгы белә чагыштырганда начаррак. Бу җәйнең коры килүе белән аңлатыла.

Бәрәңге игелгән мәйданның иң зурысы "Бөреле" җәмгыятендә - 300 гектар, "Березка"да һәм "Татарстан" агрофирмасында- 100 шәр гектар, "Ватан" һәм КФХ "Гыйззәтуллин"да- 50 шәр гектар.

Район буенча бәрәңге алырга иң беренчеләрдән булып, 1 сентябрьдә "Бөреле" җәмгыяте кереште. Аларда 300 гектар бәрәңге утыртылган булган, шуның 80 гектары инде җыеп алынган. Уңышны җыеп алуда хуҗалыкта 6 бәрәңге алу комбайны катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев