Быел Бөреле хуҗалыгында кәбестә 60 гектар мәйданга утыртылган иде.
Хәзреге вакытта утыртылган мәйданның күбесеннән кәбестә уңышын җыеп алырга өлгергәннәр. Һәава торышы яхшы гына торса, шушы ике-өч көндә уңышны тулаем җыеп алырга ниятлиләр хуҗалыкта.
Уңыш һәр гектардан 600- 700 ц. чыга диләр хуҗалыкта.
Шунысын да әйтү мөһим, "Бөреле" хуҗалыгы кәбестәләрне кассеталарда...
Быел Бөреле хуҗалыгында кәбестә 60 гектар мәйданга утыртылган иде.
Хәзреге вакытта утыртылган мәйданның күбесеннән кәбестә уңышын җыеп алырга өлгергәннәр. Һәава торышы яхшы гына торса, шушы ике-өч көндә уңышны тулаем җыеп алырга ниятлиләр хуҗалыкта.
Уңыш һәр гектардан 600- 700 ц. чыга диләр хуҗалыкта.
Шунысын да әйтү мөһим, "Бөреле" хуҗалыгы кәбестәләрне кассеталарда үстерә һәм утырту материалы белән үзен тулаем канәгатьләндерә. Хуҗалыкта күпчелек озак саклана торган, тыгыз сортларга өстенлек бирәләр. Бу халыкны язга кадәр әлеге төр яшелчә белән тәэмин итү өчен шулай эшләнелә.
Нет комментариев