Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районы авыл хезмәтчәннәре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша

1 октябрь көнне Биектау районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу көз аенда икенче мәртәбә башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашачак.Алар Казанның Авиатөзелеш районы, Ленинградская урамы 27 йорт адресы буенча урнашкан "Бәхетле" кибете янындагы мәйданда сату итәчәкләр. Матур гадәткә әверелгән ярминкәләрне Казан халкы көтеп ала, җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ көзен аеруча югары...

1 октябрь көнне Биектау районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу көз аенда икенче мәртәбә башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашачак.Алар Казанның Авиатөзелеш районы, Ленинградская урамы 27 йорт адресы буенча урнашкан "Бәхетле" кибете янындагы мәйданда сату итәчәкләр.

Матур гадәткә әверелгән ярминкәләрне Казан халкы көтеп ала, җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ көзен аеруча югары була. Крестьян (фермер) хуҗалыклары, кайбер авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр башкала халкына ит, сөт, бәрәңге, кәбестә, кишер, башка азык-төлек тәкъдим итәчәк.

1 октябрь көнне ярминкә буласы мәйданда Биектау районыннан барлыгы 36 сәүдә ноктасы урнаштырылачак. Беренче тапкыр барып кайтканнан соң, товарларны күпләп алып килү һәм сату мөмкинлеге барлыгын, ихтыяҗ булуын да истә тотып, 4 млн. 500 мең сумлык продукция алып килергә ниятлиләр.

Көн дәвамында районның мәдәният хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырлары белән сатып алучыларның күңелләрен күтәреп, концерт номерлары тәкъдим итәрләр дип көтелә. Ярминкәгә килүчеләрне пылау, тәм-том, коймак һәм кайнар чәй белән дә кунак итү күздә тотыла.

Моңа кадәр 17 сентябрьдә Казанда уздырылган беренче ярминкәдә районның авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләре 4 млн. 200 мең сумлык товар сатканнар иде. Бу көнне Казан халкы өчен ит, сөт продуктлары, бал һәм бәрәңге тәкъдим ителде. Теләүчеләргә ашлык, печән, тирес алырга да мөмкинлек булган. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең сүзләренә караганда, сатып алучылар Биектау районында җитештерелгән авыл-хуҗалыгы продукциясенең сыйфатлы булуын билгеләп үткәннәр.

Сүз уңаеннан, 24 сентябрь көнне Биектауның үзендә уздырылган ярминкәдә 1 млн. 200 мең сумлык авыл хуҗалыгы товарлары сатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев