Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Биектау районында туган якны өйрәнү музеен ремонтлау эшләре бара

Районда икенче ел инде социаль әһәмияткә ия объектлар төзү һәм ремонтлау эшләре актив алып барыла. Бу эшләрнең берсе Биектау туган якны өйрәнү музеенда башкарылды. Анда даими рәвештә экскурсияләр һәм лекцияләр генә түгел, төрле чаралар да оештырыла.

Биектау районында туган якны өйрәнү музеен ремонтлау эшләре бара. Бинага 16 ел, әмма бу  — үзенчәлекле бина. Экспонатлар да биредә аерым шартларда сакланырга тиеш. Бүлмәләрнең планирвкасы да камил түгел иде. Боларның барысы да капиталь ремонт барышында хәл ителәчәк.
 
- Мине, фонд сакчысы буларак, бинаның бик кечкенә булуы борчыды. Барлыгы 13 квадрат метр. Кабинетларны күчерергә карар кылдылар. Фонд беренче катта урнашачак, моның өчен диварларны юк итәчәкләр, - дип сөйләде музей директоры Резеда Фазуллина. Түбә, электр белән тәэмин итү, җылылык системасы тулысынча алыштырылачак, яңа тәрәзәләр куелачак һәм яңа идән түшәләчәк.
 
Әмма музей директорының барыннан да бигрәк яңа дизайн һәм бинаның якты булуы шатландыра. 
Икенче катта да  үзгәрешләр көтелә.
- Безең залыбыз бераз кимәячәк, чөнки өстәмә дивар булачак. Экспозиция залы элеккеге урында кала, әмма керү урыны башка җирдә урнашачак. Бу төрле мастер-класслар үткәрү, утырышлар оештыру өчен бүлмә булачак, – дип өстәде музей директоры Резеда Фазуллина.
 
Икенче каттагы күргәзмә залында проектор һәм диварга рәсемнәр элү (һәм аларны алмаштыру) өчен мөмкинлек бирүче махсус ныгытмалар барлыкка киләчәк. Ә зал тамашачылар өчен зонага һәм сәхнә өлешенә бүленәчәк.
 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музейда экспонатлар саны 10 тапкырга диярлек арткан. Шуңа да өстәмә урын булдыру җаен уйлап тапканнар. 
 
- Бездә яңа саклау системасы бар. Әгәр дә бездә элек ачык металл киштәләр булса, хәзер ул мобиль ябык саклау системасына үзгәртеләчәк. Ул экспонатларны, гомумән, бөтен архивны да уңайлы итеп урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады музей директоры Резеда Фазуллина.
 
Гадәттә,музейга аена 500гә кадәр кеше килә. Җәй айларында һәм мәктәп каникуллары вакытында аеруча күп йөриләр. Әле биредә эшләр  дәвам итә,һәм, бәлки, тагын ниндидер үзгәрешләр дә булыр, диләр. Яңартылган музейны җәй көне ачарга ниятлиләр.
 
Галия Илдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев