Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Балаларның хатлары хәрбиләрнең күкрәк кесәсендә саклана

Украинада махсус хәрби операция зонасында көрәшүче солдатларны Яңа ел белән котлау акциясе башланды. Акциягә Биектау районы мәктәп укучылары да кушылды. Алар меңнән артык открыткалар әзерләделәр. Район волонтерлары открыткаларны хәрби зонага 20 декабрьдән соң алып барып тапшырачак.

9 яшьлек Ясминә  Сафиуллина Мәмдәл мәктәбендә белем ала. Бу яшьтә балалар “бандит”, “нацизм”, “конфликт” төшенчәләрен кабул итәрлек, аңларлык дәрәҗәдә түгел. “Хәрби тактика”, “көрәш” кебек сүзләр дә ят бала өчен. Бәхеткә, Ясминәнең һәр иртәсе песи баласы белән “көрәшүдән” башлана. Әмма ул кайдадыр кыю, герой солдатлар илебез азатлыгы өчен көрәш алып баруларын, аларга безнең ярдәм кирәклеген  яхшы белә.

“Үземнең открыткада мин солдатларны Кыш бабай, Кар кызы, матур бизәлгән чыршы янәшәсендә сурәтләдем. Кыш бабайның бүләк тулы капчыгы да бар. Ул  безнең солдатларның кәефен күтәрер, аларга бик күп бүләкләр таратыр”, - ди Ясминә  Сафиуллина. Открытка белән бергә кыз яу кырына  хат та юллый. Эчкерсез, самими  сүзләрдән генә торган хат, һичшиксез,  бәйрәм алдыннан адресатның күңеленә хуш килер, дип уйлый Ясминә.

“Туган җиргә тизрәк әйләнеп кайтыгыз, без сезне өзелеп көтәбез”, - дип тәмамлаган үзенең хатын Ясминә.

Алмаз Аптыковка  14 яшь. Ул үзенең хатында шул солдатлар кебек кыю, курку белмәс батыр булырга теләве турында яза. Алмаз үзе янгын сүндерүче булырга хыяллана. Ут белән көрәшү дә, хәрбиләрнеке кебек, батырлык, тәвәккәллек таләп итә.

“Мин туган илемне - Россияне яратам. Ул бик матур, искиткеч зур. Аның азатлыгы өчен көрәшүче солдатларга исән-сау туган җиргә әйләнеп кайтуларын телим”, - ди Мәмдәл мәктәбе укучысы Алмаз Аптыков.

Әтиләре хәрби зонада көрәшүче балаларның бер генә теләк: алар Яңа елны әтиләре белән бергә өйдә каршыларга телиләр. Мәктәп диварына аларның әтиләренә багышланган мактау тактасы да эленгән.  

“Минем әтием бүгенге көндә хәрби зонада дошман белән көрәшә, - ди Фирүзә Мөхәммәтҗанова. – Без аны бик тә яратабыз, аны өзелеп көтәбез,  Яңа елны каршылау бәйрәмендә безнең белән булуын телибез. Бу минем Кыш бабайга юллаган иң зур теләгем”.

Мәмдәл мәктәбе 2015 елдан атаклы татар драматургы, шул авыл җирлегендә туып үскән  Хәй Вахит исемен йөртә. Бүгенге көндә мәктәп үзенең хәрбиләре белән дә горурлана. Аларның фотолары мәктәп музеенда урын алган. Шунда ук Бөек Ватан сугышында көрәшкән якташлары исемнәре дә мәңгеләштерелгән. Авылның сугышта катнашкан иң соңгы ветераны да инде моннан 20 ел элек якты дөньядан китеп барган.

“Безнең музей сугыш ветераннары турындагы стенд белән горурлана. Бүген инде алар янәшәсендә хәрби зонада көрәшүче якташларыбыз турындагы мәгълүматлар да урын алды. Алар турында без укучыларга да сөйлибез”, - ди Мәмдәл мәктәбе укытучысы Ирек Ибәтуллин.

Тиздән Биектау районы балаларының котлау хатлары, гуманитар ярдәм белән бергә, солдатларга юл алачак.

Искәртеп үтәбез, Россиянең Оборона министрлыгы һәм мәгариф министрлыклары мәктәп укучылары өчен “Солдатка хат” акциясе игълан иткән иде. Биектау районы укучылары акциядә иң актив катнашучылар булдылар.  Районыбыз укучыларының  мондый игелекле эшләре өчен күп солдатлар рәхмәт әйтте. Һичшиксез, Яңа ел белән котлап җибәргән открыткалар да яу кырында булган һәр солдатның җанын җылытыр, рухын ныгытыр. Чөнки солдатлар балаларның хатларын талисман кебек, күкрәк кесәсендә йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев