Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тәҗрибә уртаклаштылар

Татарстан Республикасына авыл хуҗалыгы министры Муса Дадаев җитәкчелегендә Чечня Республикасы делегациясе килде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тугандаш ике республика вәкилләре бүгенге көндә авыл хуҗалыгындагы проблемалар турында сөйләштеләр. Очрашу барышында чарада катнашкан ике як та авыл хуҗалыгының ике зур тармагы булган яшелчәчелек һәм терлекчелекне үстерү, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү...

Татарстан Республикасына авыл хуҗалыгы министры Муса Дадаев җитәкчелегендә Чечня Республикасы делегациясе килде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тугандаш ике республика вәкилләре бүгенге көндә авыл хуҗалыгындагы проблемалар турында сөйләштеләр.

Очрашу барышында чарада катнашкан ике як та авыл хуҗалыгының ике зур тармагы булган яшелчәчелек һәм терлекчелекне үстерү, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү һәм стимуллаштыру, инвестицион проектлар механизмын реализацияләү, җир һәм мирас мәсьәләләрен тәртипкә салу буенча тәҗрибә уртаклашты.

3 декабрьдә Чечня Республикасының авыл хуҗалыгы министры Муса Дадаев җитәкчелегендәге делегациясе Биектау районына килде. Тугандаш республикадан килгән кунакларның максаты - Татарстанның югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклары белән танышу, үзләрендә куллану өчен аларның уңай эш тәҗрибәсен өйрәнү. Чечня аграрийлары районыбызда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгы хуҗалыклар исемлегенә кергән «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятенең эше белән таныштылар.

Чечня делегациясен Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, «Бөреле» авыл хуҗалыгы предприятиясе җитәкчеләре каршы алды.

Бүгенге көндә «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятендә 250 гектарда бәрәңге үстерелә. Һәр елны авыл эшчәннәре мул итеп кәбестә, кишер һәм башка яшелчә культуралары уңышын җыеп алалар һәм витаминлы продукция белән район һәм башкала халкын тәэмин итәләр. Терлек саны буенча да «Бөреле» хуҗалыгы районыбызда беренче урыннарда тора.

Шуңа да чарада катнашкан кунаклар беренче чиратта хуҗалыкның бәрәңге саклагычына бардылар. Аннан соң терлек абзарларын, машина-трактор паркын игътибар белән карадылар.

Очрашу азагында Чечня Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Муса Дадаев Татарстан Республикасында алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Тыгыз хезмәттәшлек, уртак идеяләрдән тыш Чечня һәм Татарстан халкын дин бердәмлеге бер-берсенә якынайта. Бу көнне дә барлык җитди сөйләшүләрдән соң район җитәкчеләре һәм кунаклар Аллаһ йортын да читтә калдыра алмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев