Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алда – катлаулы бурычлар

Узган шимбәдә Ямаширмәдә терлекчелек һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район агропромышленность комплексы хуҗалыклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады, ул хуҗалыклар коллективлары алдына бурычлар куйды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов ягулык-майлау материаллары һәм ашлама алу...

Узган шимбәдә Ямаширмәдә терлекчелек һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район агропромышленность комплексы хуҗалыклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады, ул хуҗалыклар коллективлары алдына бурычлар куйды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов ягулык-майлау материаллары һәм ашлама алу өчен акчага ихтыяҗның күпме булуы турындагы исәпләүләрне китерде, Татарстанда авылга ярдәм итү программалары һәм бу ярдәмне алу шартлары турында сөйләде. Банк вәкилләре кредит бирү шартлары белән таныштырдылар.

Семинарда катнашучылар Ямаширмәдәге гаилә фермасында, шулай ук "Ватан" ширкәтенең машина-трактор паркында һәм товарлыклы сөт фермасында булдылар.

Рәсемдә: Биектау районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин һәм семинарда катнашучылар "Ватан" ширкәте машина-трактор паркы цехларының берсендә техника ремонтлау барышы белән танышалар.

Реклама

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев