Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Изге эш башкаралар

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү заман мәктәбенең иң мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки балачак һәм яшьлек - Туган илне ярату хисен тәрбияләү өчен иң кулай чор. Республика шәһәрләрен-дә һәм районнарында хәрби-патриотик хәрәкәткә, яшьләр белән агитация-тәрбия эше алып баруга ярдәм итү һәм активлаштыру максатында чаралар уздырыла, Бөек Ватан сугышында һәлак булган...

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү заман мәктәбенең иң мөһим бурычларыннан берсе. Чөнки балачак һәм яшьлек - Туган илне ярату хисен тәрбияләү өчен иң кулай чор.

Республика шәһәрләрен-дә һәм районнарында хәрби-патриотик хәрәкәткә, яшьләр белән агитация-тәрбия эше алып баруга ярдәм итү һәм активлаштыру максатында чаралар уздырыла, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның туганнары эзләнә, көрәшләр узган урыннарда эзләнү экспедицияләре вакытында табылган медальоннар тапшырыла.

5 февральдә безнең мәктәпкә Казан шәһәренең "Хәтер маршы" яшьләр походында катнашучы "Химик" эзләнү отряды яшьләре килде. Казан дәүләт технологик университетының "Химик" эзләнү отряды "Союз студентов и аспирантов КГТУ" студентлар үзидарәсе органы структурасы кысаларында 2009 елның сентябрендә оештырыла.

Эзләнү отряды җитәкчесе Мордвинов Андрей Викторович "Спорт. Мужество. Отвага. Любовь к Родине" видеоролигын күрсәтеп, отряд эшчәнлеге турында сөйләде. Аннары "Камалыштагы Ленинград балалары сөйли" дигән темага агитбригада чыгыш ясады.

- Миңа калса, һәркемнең дә үз хәтере, горурланырга хокукы булган үз тарихы бар, - ди Андрей Викторович. - Безнең бабаларыбыз моннан 69 ел элек үзләренең киләчәген, ягъни безне яклаганнар. Моны һич тә онытырга ярамый, чөнки узганы булмаганның киләчәге дә юк. Һәр елның май аенда без шушындый ирекле, бәйсез, күк йөзе саф булган илдә яшәвебез белән бурычлы булган бөек кешеләрне искә алабыз. "Химик" эзләнү отряды Җиңү һәм аның хакына гомерләрен биргән кешеләр онытылмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Отряд эшен ел буена да туктатмый.

Узган җәйдә отряд Халыкара «Хәтер» вахтасы составында Беларусь Республикасына барган. 17 көн буена анда Бөек Ватан сугышында һәлак булып, көрәш кырында ятып калган солдатларны эзләүдә катнашкан.

Экспедиция 1943 нче елның декабреннән 33, 39 һәм 5 нче җыелма армияләр немецлар фронтын өзү максаты белән көрәшкән Копти авылы янында, Витебск өлкәсендәге Лучеса елгасы ярларында уздырыла. Экспедиция барышында 68 солдат гәүдәсе табылган. Икесенең кем булуы ачыкланган. Бу отряд составындагы егетләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе.

Андрей Викторович балаларга Коркачыкта урнашкан "Десантник" палаткалы хәрби-патриотик лагерь эшендә катнашырга тәкъдим итте. Биредә алар үзләрен, ихтыяр көчен һәм мөмкинлекләрен сынап карый, туризм, кул сугышы, саф әзерлеге, хәрби техникага идарә итү серләренә төшенә алалар. "Химик" эзләнү отряды лагерь эшендә актив катнаша.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев