Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Эзләнүләр дәвам итә

Бөек Ватан сугышы... Аның турында бөтенесе дә билгеле кебек. Әмма тарихка тагын бер тапкыр күз салу, нинди дә булса табылдыкка юлыгу әле моңа кадәр билгеле булмаган нәрсәләрне ача, җир-ләнмәгән солдатлар табыла... Февраль башында Биектау районының биш мәктәбендә (Биектауның 1 нче, 2 нче, Бөреле, Усад, Дөбъяз) "Кар десанты"на йөрүчеләр белән очрашулар...

Бөек Ватан сугышы... Аның турында бөтенесе дә билгеле кебек. Әмма тарихка тагын бер тапкыр күз салу, нинди дә булса табылдыкка юлыгу әле моңа кадәр билгеле булмаган нәрсәләрне ача, җир-ләнмәгән солдатлар табыла...

Февраль башында Биектау районының биш мәктәбендә (Биектауның 1 нче, 2 нче, Бөреле, Усад, Дөбъяз) "Кар десанты"на йөрүчеләр белән очрашулар узды.

"Кар десанты" - Татарстан яшьләренең героик-патриотик хәрәкәтен оештыру юлларының берсе. Беренче "Кар десантлар"ы 1968 нче елда Казан дәүләт университетының география һәм физика факультетларында оештырылды.

Балалар чыгышларын зенитчы хатын-кызлар турындагы әдәби-музыкаль композициядән башладылар. Лаеш районының Столбище мәктәбендә 9 нчы сыйныфта укучы дүрт кызның сөйләвен залдагылар тын да алмыйча тыңладылар. Чыгыш кинофильмнардан өзекләр, фоторәсемнәр күрсәтү һәм кызларның ихлас күңелдән җырлаулары белән аралаштырып алып барылды.

Экспедициядә катнашучылар укучыларга хәбәр-сез югалган солдатларның элеккечә үк күп булуы турында сөйләделәр. Аларның исемнәрен ачыклау, туганнары белән элемтәгә керү, мәет калдыкларын йоласына туры китереп җирләү - үзләре теләп эзләнү эше белән шөгыльләнүчеләр эшенең төп юнәлеше.

Укучыларны Үлем үзән-легенә экспедиция турындагы сөйләүләр аеруча кызыксындырды. Эзләнү отрядлары һәлак булучыларның кемнәр булуын ачыклау, аларны туганнар каберлегенә җирләү яки туганнарына тапшыру өчен мәет калдыкларын, солдат медальоннарын, кызылармеец кенәгәләрен, орден-медальләрне эзлиләр.

Татарстан десантының Новгород өлкәсенең Мясной бор төбәгенә экспедициясе 1942 нче елда, Икенче удар армиянең "Отвага" фронт газетасы хәбәрчесе булганда, аңын югалтып, фашист әсирлегенә эләккән Муса Җәлил исеме белән бәйле. Эзләнүчеләр сугышны бү-генгедәй күз алдына китерерлек дәлилләр таба: урманда әле анда, әле монда мәет калдыклары, каскалар, корал...

Укучылар моннан ике ел элек РОСТО ДОСААФ нигезендә оештырылган "Курс" региональ яшьләр оешмасы әгъзалары белән таныштылар. Алар оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре, проектлар, акцияләр турында сөй-ләделәр. Шуларның берсе - "Хәтер Аллеясы" Ватанны яклаучылар хөрмәтенә уздырыла. Балалар ветераннар белән бергә якыннары һәм туганнары истәлегенә агачлар утырталар.

Тамашачылар РОСТО ДОСААФ турындагы видеороликка битараф калмадылар. Балалар батырлык һәм патриотлык мәктәбе, республика оешмасы эшенең төп юнәлешләре турында белделәр.

Очрашу азагында укучылар Үлем үзәнлегендә табылган экспонатларны карый алдылар. Аларның иң кыйммәтлесе - сугышчы турындагы мәгълүмат язылган төргәкле эбонит капсула, солдат исеме тырнап язылган кашык, медальоннар, корал, гильзалар һәм башкалар.

"Сез бу эшләрне нинди хисләр белән башкарасыз?" дигән сорауга эзтабарлар: "Бөек Ватан сугышының һәлак булган билгесез геройлары алдында бурычлы булуыбыз һәм бөек илебез өчен горурлык хисе белән", - дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев