Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Әбиемнең серле сандыгы

Апрельнең беренче көннәрендә "Әтәчкәй" балалар бакчасында балалар һәм өлкәннәр өчен "Әбием сандыгы" дигән кызыклы кичә узды. Мондый чаралар халкыбызның күңел бизәкләрен өйрәнү, гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур роль уйный. Урта төркем тәрбиячеләре Раилә Хәкимҗанова һәм Ләйсән Шәйдуллина бу кичәне чын мәгънә-сендә ямьле бәйрәмгә әйләндерделәр. Әбигә кунакка килгән...

Апрельнең беренче көннәрендә "Әтәчкәй" балалар бакчасында балалар һәм өлкәннәр өчен "Әбием сандыгы" дигән кызыклы кичә узды.

Мондый чаралар халкыбызның күңел бизәкләрен өйрәнү, гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур роль уйный.

Урта төркем тәрбиячеләре Раилә Хәкимҗанова һәм Ләйсән Шәйдуллина бу кичәне чын мәгънә-сендә ямьле бәйрәмгә әйләндерделәр. Әбигә кунакка килгән балалар сандыктагы серле әй-берләр белән таныштылар. Халкыбызның җәү-һәрләре булган бу әйберләрнең тарихы турында тәрбиячеләр бик кызыклы һәм үтемле итеп сөйләделәр.

Бәйрәмгә балалар да үз бүләкләрен әзерләгәннәр иде: кызыклы шигырьләр дәртле биюләр, җырлар белән чиратлашып барды. Зәринә Фәсхетдинова башкаруындагы "Коймагы да коймагы!" дигән шигырь берәүне дә битараф калдырмады. Ди-ләрә Рабгутдинова башкаруындагы "Алъяпкычым", Ислам Сафиуллинның "Түбәтәй", Литвинова Оляның "Серле сандык" шигырьләрен дә бәй-рәмдә катнашучылар алкышлар белән кабул итте.

Безнең халык гомер-гомергә кунакчыл булды. Ул кунакны каршылый да, сыйлый да, матур әңгәмә кора да белә. Бәйрәм барышында әби балаларны милли тәм-томнар - чәк-чәк, кош теле, коймаклар белән сыйлады. Әбигә күчтәнәч итеп балалар "Әбием- әбекәем" дигән җырны башкардылар.

Безнең балаларыбызда кечкенәдән халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли йолаларына мәхәббәт тәрбияләүчеләр бар икәнен белү, аларны күреп торуга, безнең, әти-әниләрнең күңеле сөенә. Аларга сокланып, эшләрендә иҗади уңышлар гына телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев