Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Җылылык – мөһим мәсьәлә

Биектау районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы М.Әгъдәмовның газетада басылып чыккан "Һәр квартираны аерым җылыту - отышлы" дигән мәкаләсе район үзәгендә һәм Биектау авылындагы күп квартиралы йортларда яшәүчеләрне уйланырга мәҗбүр итте. Район үзәгендә яшәүчеләр, ниһаять, бу кайчан булыр икән, дип тынгысызлана башласалар, Биектау авылы халкы исә...

Биектау районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы М.Әгъдәмовның газетада басылып чыккан "Һәр квартираны аерым җылыту - отышлы" дигән мәкаләсе район үзәгендә һәм Биектау авылындагы күп квартиралы йортларда яшәүчеләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Район үзәгендә яшәүчеләр, ниһаять, бу кайчан булыр икән, дип тынгысызлана башласалар, Биектау авылы халкы исә икеләнә: җылылык белән тәэмин итү системасын үзгәртеп коруның, һичшиксез, икътисади яктан отышлы булуы бәхәссез, тик шул ук вакытта алар йортларга кечкенә котельныйлар куелса, әй-бәтрәк булыр иде, дигән фикерне алга сөрәләр. Күп катлы йортларда яшәүчеләр мәсьәләгә бу яктан караганда кечкенә котельныйлар куйсаң, подвалларда һәм подъездларда да җылы булыр иде, ни дисәң дә, подвалларга җылылык белән тәэмин итү коммуникацияләре, ә подъездларга батареялар куелган бит. Ә инде квартиралар аерым җылытыла башласа, бу урыннарга җылы килмәячәк. Квартираларны гына түгел, подъездларны да җылы тотасы килә. Нишләргә соң?

Квартира хуҗалары җылытуның гамәлдәге системасын үзгәртергә ризалык бирәләр икән, ул вакытта подрядчыларга халыкны борчыган бу мәсьәләне күз уңында тотарга кирәк.

Район Советы рәисе урынбасары һәм Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе белән сөйләшүдән 2012 нче елга ТР Министрлар Кабинетының "Квартираларны аерым җылыту системасына күчерү программасы турында"гы Карары нигезендә Татарстан Республикасы Газлаштыру фондының капиталь төзелеш идарәсе Биектау авылындагы күп квартиралы торак йортларны җылылык белән тәэмин итү системасын реконструкцияләүне үз планына кертүе һәм әлеге чарага акча бүлеп бирелүе ачыкланды.

Реклама

Безгә, Биектау авылындагы күп катлы йортларда яшәүчеләргә, бу эшнең үз вакытында һәм югары сыйфат белән башкарылачагына өметләнергә генә кала. Эш сыйфатлы уздырылсын өчен подрядчыларның монтажлау чараларын ничек башкаруын көн саен үзебезгә күзәтеп торырга кирәк булыр. Эшне тизрәк башлап җибәрсеннәр дисәк, без җылылык белән тәэмин итү системасын һәр квартирага аерым итеп үзгәртүгә риза булуыбыз турында гаризага кул куярга тиешбез.

Районга бирелгән акчаны тизрәк үзләштерергә, ТР Министрлар Кабинеты Карарын үтәргә кирәк.

Н.СОЛКИН, Биектау авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев