Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Яшьләргә кирәкле бүләк

Чыршыда республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Ул мәктәп территориясендә урнашкан. Шушы уңайдан оештырылган тантананы Бөтенроссия Олимпия көненә туры китердек. Һава торышының иртәдән үк болытлы булуы балаларның кәефендә чагылмады. Алар, күңелле җырлар тыңлый-тыңлый, төзекләндерелгән спорт мәйданчыгына юнәлделәр. Озак та үтмәде, Каенлыктан, мәктәп автобусына төялеп, кунаклар - иптәшләрчә очрашуга футбол...

Чыршыда республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Ул мәктәп территориясендә урнашкан.

Шушы уңайдан оештырылган тантананы Бөтенроссия Олимпия көненә туры китердек. Һава торышының иртәдән үк болытлы булуы балаларның кәефендә чагылмады. Алар, күңелле җырлар тыңлый-тыңлый, төзекләндерелгән спорт мәйданчыгына юнәлделәр. Озак та үтмәде, Каенлыктан, мәктәп автобусына төялеп, кунаклар - иптәшләрчә очрашуга футбол командасы да килеп җитте.

Котлау сүзе һәм матур теләкләре белән Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова чыгыш ясады. Атлас тасманы кисү хокукы да аңа бирелде. Ләйсән Илгизовна балаларга физкультура белән даими шөгыльләнергә, спорт күнекмәләрен камилләштерергә, шулай ук җиһазлар һәм җайланмаларны ватмаска-җимермәскә иде, ди-гән киңәшләре белән мөрәҗәгать итте.

Мин үземнең чыгышымда ике авыл балаларының бер-берсе белән дустату булуларын билгеләп үттем. Каенлык егетләре мәйданчык ачылу хөрмәтенә Чыршы командасына футбол тубы бүләк иттеләр. Ә башлангыч сыйныф кызлары яшь-тәшләренә уен туплары тапшырдылар. Тиздән Чыршы авылы балалары Каенлыкка кунак булып барачак, чөнки Каенлыкта да шундый ук спорт мәйданчыгы төзелә. Спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган - хәзер нәтиҗәсен генә көтәргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев