Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Яңавыл әйбәт юллы булды

Яңавылда, ниһаять, озак көтелгән юл булды. Авыл халкы аны төзүчеләргә чиксез рәхмәтлеләр. Яңа юл ачылышында район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Ләйсән Галәүтдинова катнашты. Яңавылда юл төзелеше күп елларга сузылган берничә этаптан торды: башта авыл борылышына кадәрге өлеше барлыкка килде, аннары аны авыл башына кадәр суздылар һәм менә, ниһаять, 1100 метр...

Яңавылда, ниһаять, озак көтелгән юл булды. Авыл халкы аны төзүчеләргә чиксез рәхмәтлеләр. Яңа юл ачылышында район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Ләйсән Галәүтдинова катнашты.

Яңавылда юл төзелеше күп елларга сузылган берничә этаптан торды: башта авыл борылышына кадәрге өлеше барлыкка килде, аннары аны авыл башына кадәр суздылар һәм менә, ниһаять, 1100 метр озынлыктагы юл төп урамнан терлекчелек фермасына кадәр барып җитте. Әлеге объектның генераль подрядчысы Әнвәр Залаков җитәкчелегендә "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте булды. Төзелеш "Терлекчелек фермаларына юл" дигән республика программасын тормышка ашыру кысаларында алып барылды. Эшне Валерий Козлов җитәкчелек итә торган "ВСК-Казан" фирмасы төзүчеләре башкарды.

- Төзүчеләр юл гына түгел, өч күпер дә салдылар, икесен өр-яңадан төзеделәр, берсенә бик әйбәтләп капиталь ремонт ясадылар, - диде Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Сафиуллин. - Объекттагы барлык эшләр прораб Владислав Магницкий контролендә булды, ул төзелешнең темпын да, сыйфатын да игътибар үзәгендә тотты.

Юл һәм күперләрне файдалануга тапшыру тантанасына җыелган авыл кешеләренең шатлыгын сүзләр белән генә аңлатып бирүе кыен, алар район һәм урындагы җи-тәкчеләргә, әлбәттә, төзүчеләргә чын күңел-дән рәхмәтләрен белдерделәр.

Яңавыл мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Сираҗиев күңел түреннән чыккан сүзләр әйтте:

- Шушы юлны төзеп бетерүчеләр бик тә күркәм, изге гамәл кылдылар, аларга булган рәхмәтебез бетмәс-төкәнмәс. Без генә түгел, туган йортларына кайткан саен балаларыбыз, оныкларыбыз да аларны яхшы сүз белән искә алып, олы рәхмәтләрен укырлар, сәламәтлек һәм иминлек, изге эшләрендә зур уңышлар һәм уңган юллар теләрләр, - диде ул.

Әхәт абый Сабирҗанов, Мәдинә апа Сабирҗанова һәм башкалар барлык авылдашлары исеменнән әйбәт итеп башкарылган эш өчен Биектау районы, "Татмелиорация-Агро" җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Район башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Ләйсән Галәүтдинова авыл кешеләрен шатлыклы вакыйга белән котлады, "Татмелиорация-Агро" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре белдерде һәм аларга Мактау грамоталары тапшырды.

- Яңавылда без биредә яшәүчеләр катнашында тагын өч урамга вак таш җәйдек, - диде Равил Сафиуллин. - Бүгенге көндә бездә иң катлаулы урын - Кодаш авылы, биредә юл төзү һәм су белән тәэмин итү системасына кагылышлы мәсьәләләр хәл ител-мәгән. Бу авылда гаилә фермалары дәрәҗәсенә җиткерерлек өч нык шәхси ярдәмче хуҗалык бар, моны эшли алсак, юл төзеләчәгенә дә өмет уяначак.

Бүген, бәхеткә, Яңавылда яшәүчеләрнең мондый проблемасы юк: аларда хәзер әйбәт юл да бар, яраткан чишмәләрен дә тәртипкә китерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев