Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Өй туйлары гөрләде

Усадта, Дөбъязда һәм Коркачык станциясендә кешеләр файдалануга тапшырылган күпфатирлы торак йортларга күченә башладылар. Ачкычлар аварияле торак фондтан күчерү буенча республиканың "Социаль ипотека" һәм "Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре өчен торак" Президент программасында катнашучыларга тапшырылды. Шушы өч катлы 27 шәр квартиралы йортның һәр-кайсында берәр бүлмәле алты, ике бүлмәле - унбиш, өч бүлмәле...

Усадта, Дөбъязда һәм Коркачык станциясендә кешеләр файдалануга тапшырылган күпфатирлы торак йортларга күченә башладылар.
Ачкычлар аварияле торак фондтан күчерү буенча республиканың "Социаль ипотека" һәм "Агросәнәгать комплексының яшь белгечләре өчен торак" Президент программасында катнашучыларга тапшырылды.
Шушы өч катлы 27 шәр квартиралы йортның һәр-кайсында берәр бүлмәле алты, ике бүлмәле - унбиш, өч бүлмәле алты квартира бар.
Әле болар белән генә Биектау районында яңа йортларга күчү тәмамланмаячак. Яңа төзелешләр аварияле йортлардан күчкән 600 дән артык кешегә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Беренче тугыз катлы йортны тапшырыр вакытка да күп калмый, анда кешеләр 285 квартирадан ачкычлар алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев