Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

ТӨЗЕЛЕШ КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ УЯТА

Соңгы ике елда безнең Биектау районы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Без, биредә яшәүчеләр, моңа, әлбәттә, сөенәбез. Биналар, йортлар төзелә икән, димәк, тормыш дәвам итә, кешеләрдә киләчәккә өмет уяна, аларның хезмәт һәм ял шартлары яхшыра. Төзүчеләр көне алдыннан башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Алмаз ХӘКИМОВКА берничә сорау бирдек. -...

Соңгы ике елда безнең Биектау районы зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Без, биредә яшәүчеләр, моңа, әлбәттә, сөенәбез. Биналар, йортлар төзелә икән, димәк, тормыш дәвам итә, кешеләрдә киләчәккә өмет уяна, аларның хезмәт һәм ял шартлары яхшыра. Төзүчеләр көне алдыннан башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Алмаз ХӘКИМОВКА берничә сорау бирдек.
- Алмаз Хәмитович, төзү-челәрнең һөнәри бәйрәм-нәре алдыннан биектаулыларга районда алар тырышлыгы белән нинди яңа объектлар барлыкка килүен искә төшереп узарга иде.
- 2011-2012 нче елларда районда 648 квартирага исәпләнгән күп катлы 10 йорт, Каменка-Дөбъяз машина юлында тимер юл аша чыгу күпере, Биектау авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 1 нче Биектау урта мәктәбенә өстәмә бина төзелде. 10 мәктәп, 8 мәктәпкәчә балалар учреждениесе, 5 мәдәният учреждениесе, район үзәк больницасы бинасы, күп квартиралы 18 торак йорт һәм башка объектлар ремонтланды. Эстачи, Кызыл Күл, Макаровка, Олы Көек, Ташсу, Олыяз, Ювас, Иске Бөреле, Чуваш Иле авылларына илтүче машина юллары салынды.
- Торак төзелеше моңа кадәр беркайчан да булмаганча киң җәелдерелде, шуның нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары, солдат толлары квартиралар алды, социаль ипотека да уңай хәл ителә башлады. Бүген торак төзелеше кайларда бара?
- Дачное поселогында халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен ике катлы 18 әр квартиралы ике йорт төзелә. Биектау авылында сугышта катнашучылар һәм социаль ипотека буенча чиратта торучылар өчен Луговаяда 30 квартиралы торак йорт, шулай ук социаль ипотека буенча Колхоз урамында 60 квартиралы йорт төзеләчәк.
- Төзүчеләр быел районны тагын нинди яңа төзелешләр белән сөендерерләр икән?
- Биектау авылында 2 нче Биектау урта мәктәбеннән ерак түгел күпмаксатлы үзәк (многофункциональный центр), ясалма шугалаклы Боз сарае төзелеп килә. Җиңү Паркында эшләр дәвам итә. Акрынлап ул район үзәге, Биектау авылында яшәүчеләр, район кунаклары өчен ял урынына әверелә бара, биредә барлык авыл җирлекләре халкы катнашында күп кешеле зур чаралар уздырыла. Хәзерге вакытта паркта хәрби техника кую мәйданчыкларын әзерлиләр.
Су белән тәэмин итүне яхшырту программасы буенча Биектау авылында - ике, Усад авылында бер суэтем башнясы төзелә. Быел районда 7 торак йортка һәм 18 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясала. Шулай ук район программасы буенча 9 күп катлы йорт түбәсе ремонтланачак, Дөбъяз авылында яңа мәдәният йорты барлыкка киләчәк.
- Фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАП) ремонтлау эше ничек бара?
- Капиталь ремонт программасына кертелгән 18 ФАПтан 7 се ремонтланган. Сасмакта сентябрьдә модульле ФАП пәйда булачак. Усад, Чыпчык, Бөреле, Мәмдәл амбулаторияләрен ремонтлау планлаштырылган. Усадта ул инде башланган, ә калган өчесендә әзерлек эшләре алып барыла.
- Бүген район башлыгы Р.Г. Кәлимуллин район үзәген, Биектау авылын, шулай ук авыл җирлекләрен төзекләндерүгә зур әһәмият бирә. Бу юнәлештә нинди эшләр планлаштырыла?
- Район үзәге һәм авыл урамнарын төзекләндерү күздә тотыла. Юл тирәләрендә чәчәклекләр пәйда булачак, эскәмияләр куелачак, яктырту яхшыртылачак. Урамнарны төзекләндерүдә оешмалар, предприятиеләр дә катнашачак, шулай ук район кешеләре дә бу эштән читтә калмасыннар иде. Без әле барлык хезмәт коллективларының, оешма җитәкчеләренең, шәхси эшмәкәрләрнең, шушында яшәүче һәр кешенең төзекләндерүдә катнашуны үзенең намус эше итеп санавына, беркетелгән территорияне җыештырып торуына, йорт тирәләрен тәртиптә тотуына ирешә алмадык. Пөхтәлек һәм җыйнаклыкның бер-береңне, үзең яшәгән төбәкне хөрмәт итү икәнлеген әле һәркем аңлап җиткерми.
- Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын җиңеләйтергә тиешле "Доступная среда" программасын гамәлгә ашыру өчен нәрсә эшләнәчәк?
- Беренчедән, Биектау станциясендә һәм авылында инвалидлар яши торган биш подъезд пандуслар белән җиһазланачак. Алар өчен район үзәгендәге Кооператив урамында тротуарларны җайлаштыралар.
- Алмаз Хәмитович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Райондагы төзелеш масштаблары күңелдә оптимизм уята, шуңа күрә төзелеш өлкәсендә эшләүчеләргә эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев