Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

ТӨЗЕЛЕШ АКТИВ АЛЫП БАРЫЛА

2012 елга Татарстанда төзелеш программасы 2 млн. 397 мең кв.м күләмендә формалашкан. Шул исәптән: 481,1 мең кв.метр - социаль ипотека программасы; 880,6 мең кв. метр - күп фатирлы инвестицияле торак; 1035 мең кв.метр - аз катлы төзелеш. 2012 елның беренче яртысында Татарстан 1 млн. 95,9 мең кв.м. торак күләме белән...

2012 елга Татарстанда төзелеш программасы 2 млн. 397 мең кв.м күләмендә формалашкан.
Шул исәптән: 481,1 мең кв.метр - социаль ипотека программасы; 880,6 мең кв. метр - күп фатирлы инвестицияле торак; 1035 мең кв.метр - аз катлы төзелеш. 2012 елның беренче яртысында Татарстан 1 млн. 95,9 мең кв.м. торак күләме белән Россиядә өченче һәм Идел буе федераль округы буенча беренче урынны алган.
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 2010 елда башланган торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру уңышлы гына бара. Быел республика буенча 927 ветеран өчен 262 йорт файдалануга тапшырылды. Декабрьдә тагын 640 ветеран өчен 2092 фатирга исәплән-гән, гомуми мәйданы 20,5 мең кв. метр тәшкил иткән 60 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Яшь гаиләләрне, хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарны, чернобыльчеләрне, мәҗбүри күченүчеләрне, ятимнәрне һәм башкаларны торак белән тәэмин итү буенча программалар эшли. Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә тиешле торак-коммуналь хуҗалыкларны модернизацияләү бара. Коммуналь түләү-ләрне җыю буенча планлы эш уңай нәтиҗә бирә - быел торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү-ләрнең җыелуы декабрь башына 98,9% тәшкил иткән.
Соңгы вакытта электрон түләүләрнең, шул исәп-тән торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең популярлыгы арта.
Һәр фатирны аерым җылытуга күчерү, республиканың шәһәр һәм районнарында блоклы-модульле котельныйларны урнаштыру Программасы әйбәт кенә эшләп килә. Аны гамәлгә ашыру чорында Газлаштыру фонды тарафыннан 30 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту чыганакларына күчерелде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узган атнада үткән журналистлар өчен семинарда әлеге һәм башка күп кенә саннар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев