Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Трифонов урамы артында иң зур мәктәп сафка баса

Биектау районында алтынчы мәктәп төзелеше 10 процентка башкарылган. Эшләрне сентябрьгә төгәлләргә җыеналар

Биектау авылында Трифонов урамы артында 1224 урынга исәпләнгән иң зур мәктәп сафка баса. Ул Казандагы 182 нче лицей тибында, аз гына тышкы үзгәрешләр кертеп, төзелә.
 
Зур төзелеш мәйданчыгының нигезенә 10 мең куб бетон салыначак, мәктәп 3 катлы булачак. Хәзер монда 200 төзүче эшли, 20 берәмлек техника җәлеп ителгән, кран да үз эшен башкара. Район өчен әлеге төзелеш масштабы, чыннан да, бик зур. Бүлеп бирелгән финанслау күләме — 1 миллиард 950 млн сум.
 
Беренче багананы Яңа ел каникулларыннан соң, ә соңгысын бер атна элек кактылар. Бөтен төзелеш мәйданчыгы өч блокка бүленгән. Хәзер өченчесен тәмамлыйлар, икенчесендә параллель рәвештә гидроизоляциягә бәйле эшләр бара. Таш салуга да керештеләр. 
 
- Соңгы баганаларны февральдә кактылар. Бүгенге көндә эш күләме 10% ка үтәлгән, - диде «Алтын Групп» генераль директоры урынбасары Әнәс Шиһапов.
 
Объект җитәкчесе август ахырына кадәр биредәге эшләрне тәмамларга тырышачакбыз дип белдерде. 1 сентябрьдә бу мәктәп укучылары яңа парталар артында утырырга тиеш. Районда объектларны вакытыннан алда ачу тәҗрибәсе бар, шуңа күрә планнар тормышка ашмаслык кебек тоелмый. 
 
"Алтын групп" өчен объект тарихи яктан иң масштаблысы. Биектау районында алар инде сырхауханә төзегән иде. Быел алар алтынчы мәктәп һәм Шигалидәге балалар бакчасы төзелеше белән шөгыльләнәчәкләр.
 
Казанда да шундый ук 5 мәктәп булачак. Ләкин аларның берсе 1,5 мең укучыга исәпләнгән. Әлегә кадәр расланмаган бердәнбер нәрсә бар, ул да булса тышкы материалларның төсе. Ул проекттагы кебек калырга мөмкин, бераз үзгәрешләр кертелүе дә итхтимал.
 
Узган ел Биектауның көньяк-көнбатышында 500 урынга исәпләнгән мәктәп ачылган иде инде. Ул вакытта ул иң зурсы дип саналды. Ә бу аннан 2,5 тапкыр зуррак. Һәм ул да тиз үсә торган авылларның ихтыяҗларын каплый алмый әле. Демографик профицитка ирешү өчен районда ким дигәндә тагын өч мәктәп җитми.
 
Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев