Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

ТОРАК ШАРТЛАРЫН НИЧЕК ЯХШЫРТЫРГА?

Хәзерге вакытта районның авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары уздырыла. Анда иң еш бирелә торган сорауларның берсе - район кешеләренең торак шартларын яхшырту турында. Шуларның кайберләренә район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Минзия Зариф кызы ХӘСӘНОВА аңлатмалар бирә. - Соңгы ике елда Биектау районында күп квартиралы унбер торак...

Хәзерге вакытта районның авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары уздырыла. Анда иң еш бирелә торган сорауларның берсе - район кешеләренең торак шартларын яхшырту турында. Шуларның кайберләренә район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Минзия Зариф кызы ХӘСӘНОВА аңлатмалар бирә.
- Соңгы ике елда Биектау районында күп квартиралы унбер торак йорт файдалануга тапшырылды - гомумән алганда бу 594 квартира. Хәзерге вакытта Биектау авылында ике - Луговая урамында 30 квартиралы торак йорт һәм Колхоз урамында 60 квартиралы йорт, шулай ук Бөреле җәнлек совхозы поселогында 27 квартиралы ике йорт, Коркачык станциясендә 27 квартиралы бер йорт төзелә. Планда Биектау станциясендә 286 квартиралы "Урман аланы" - "Лесная поляна" торак комплексы төзү күздә тотыла.
Бүгенге көндә торак белән тәэмин итү программалары гамәлдә. "Социаль ипотека" программасы буенча исәпкә алыну өчен кешенең Биектау районында яшәве, бюджет өлкәсендә эшләве һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы шарт.
"2013 елга кадәр авылның социаль үсеше" программасы авыл җирендә яшәүчеләр, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга исәпләнгән. Социаль түләү алуга өстенлекле хокуктан авыл җирендә хезмәт килешүләре буенча эшләүче хезмәткәрләр файдалана ала.
Узган елдан "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы яңартылды. Бүгенге көнгә әлеге программа буенча районда 137 гаилә исәптә тора. Анда иренең дә, хатынының да яше 35 тән артмаган яшь гаиләләр катнаша ала, тулы булмаган гаилә өчен дә бу шарт саклана. Шулай ук югары медицина белеменә ия булган, авыл җирендә эшләүче 35 яшькә кадәрге медицина хезмәткәрләренә торак шартларын яхшыртуга бер тапкыр 1 миллион 100 мең сум акча бирелә.
Дәүләтнең белем бирү учреждениеләрендә эшләүче, 35 яшькә кадәрге яшь укытучыларга ипотека кредиты суммасыннан 10% күләмендә башлангыч взноска акча бирелә.
Чират нигезендә Чернобыль атом-электр станциясендә радиациягә дучар булучыларга, ятим балаларга һәм әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, биш һәм аннан күбрәк баласы булганнарга - район башкарма комитетында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында теркәлгәннәргә торак сертификатлары бирелә.
Аеруча инвалидларны һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталасым килә. Россия Федерациясенең 1995 елның 24 ноябрендә гамәлгә кергән "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Федераль законы нигезендә 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә баскан инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр федераль бюджет акчалары хисабына торак белән тәэмин ителәләр. Әлеге социаль ярдәм чараларына хокуклы һәркемгә Татарстан Республикасы буенча 1 квадрат метрына уртача базар бәясе буенча гомуми мәйданы 18 квадрат метр булган торак бүлеп бирелә. Бу шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына да кагыла. Бүгенге көндә 1998 нче елда исәпкә баскан гражданнар тәэмин ителә.
Барлык программалар буенча исәпкә басу нормасы - бер гаилә әгъзасына гомуми мәйданның 18 квадрат метрдан ким булуы. Исәпкә басу өчен документлар Биектау районы башкарма комитеты бинасындагы 108 нче кабинетта кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев