Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Тантаналар атнасы

30 август алдындагы көннәр яңа йортлар һәм учреждениеләр ачылу шатлыгы бүләк итте. 26 августта Усадта - бер, Дөбъязда ике 27 шәр фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Айбаш авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Әлеге бәйрәмнәрдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова һәм Биектау муниципаль районы...

30 август алдындагы көннәр яңа йортлар һәм учреждениеләр ачылу шатлыгы бүләк итте.

26 августта Усадта - бер, Дөбъязда ике 27 шәр фатирлы йортны тапшыру тантанасы булды. Айбаш авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Әлеге бәйрәмнәрдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Кичә Коркачык станциясендә чираттагы күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды, ә Коркачык авылында икенче яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Дачное поселогында да әйбәт спорт мәйданчыгы сафка басты.

Районда шулай ук берьюлы өч фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды: агымдагы атна башында - Шигалида, ә кичә - Бәерлидә һәм Татар Әйшәсендә.

Яңа объектлар ачу тантанасы Шәпшедә һәм Пановкада да узачак, аларда полициянең участок вәкилләре өчен административ-торак комплекслары тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев