Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

ШТРАФ САЛМЫЙ БУЛМЫЙ

23 июльдә административ комиссия Әлдермеш авыл җирлегенә рейд ясады, аның нәтиҗәләре буенча 2012 елның 31 июлендә административ комиссия утырышы булды, анда 10 беркетмә каралды. Алар асылда тормыш-көнкүреш проблемаларына, ягъни төзелеш материалларын, чүп-чарны, кирпеч, ПГС һәм комны капка төбенә урнаштыруга кагылды. Әлеге тәртипсезлеккә юл куйган гражданнарга 2000 сум штраф салынды. Административ...

23 июльдә административ комиссия Әлдермеш авыл җирлегенә рейд ясады, аның нәтиҗәләре буенча 2012 елның 31 июлендә административ комиссия утырышы булды, анда 10 беркетмә каралды. Алар асылда тормыш-көнкүреш проблемаларына, ягъни төзелеш материалларын, чүп-чарны, кирпеч, ПГС һәм комны капка төбенә урнаштыруга кагылды. Әлеге тәртипсезлеккә юл куйган гражданнарга 2000 сум штраф салынды.
Административ комиссия әгъзалары әйтеп узганча, үз карамагыңдагы территорияләрдә санитария торышы бигүк яхшы түгел. Ни өчен, әйтик, Өбрә авылында кешеләр үз йортлары каршына чәчү агрегаты куялар. Билгеле инде, йортларын һәм урамны бизәү өчен түгел. Теләсә кайсы авылның чиста һәм тәртиптә булуы - анда яшәүчеләрнең культура һәм тәрбия дәрәҗәсенең беренче күрсәткече. Килгән кунаклар биналарның матурлыгыннан гына түгел, беренче тәэсирләрне урамнарның чисталыгыннан ала. Ә тәртип безнең урамнардан, ишегалларыннан, йортлардан һәм фатирлардан башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев