Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Шартлар яхшырды

Спорт яратучылар өчен күңелле хәбәр: район үзәгендәге спорт комплексында ремонт тәмамланды һәм ул яңадан үз ишекләрен ачты. Бинаны тулысынча ремонтлау ел ярымга сузылды һәм ул 2013 нче елның декабрендә тә-мамланды. Башта бинаның тышкы ягы тәртипкә китерелде һәм түбәсе ябылды. Аннан тулысынча эчке якта төзәтү-бизәү эшләре башкарылды: электр челтәре, яктырткычлар һәм...

Спорт яратучылар өчен күңелле хәбәр: район үзәгендәге спорт комплексында ремонт тәмамланды һәм ул яңадан үз ишекләрен ачты.

Бинаны тулысынча ремонтлау ел ярымга сузылды һәм ул 2013 нче елның декабрендә тә-мамланды. Башта бинаның тышкы ягы тәртипкә китерелде һәм түбәсе ябылды. Аннан тулысынча эчке якта төзәтү-бизәү эшләре башкарылды: электр челтәре, яктырткычлар һәм җылыту системасы алыштырылды, элекке агач идән урынына паркет җәелде. Стена һәм түшәмгә яңа обойлар ябыштырылды. Хәзер биредә якты һәм җылы. Спорт комплексы бүгенге көндә эчтән дә, тыштан да өр-яңа шикелле, бик матур булып тора.

Иркен залда өстәл теннисы өчен өстәлләр куелган, сетка эленгән. Килеп керешкә яңа гына файдаланылган төзелеш материалларының тәмле исе сизелеп тора. Комплекс ремонт вакытында Биектауның 1 нче мәктәбенә сыенырга мәҗбүр булган спорт сөючеләрне көтә.

Реклама

Узган атнада бирегә беренчеләрдән булып теннис һәм акробатика секцияләрендә шөгыльләнүчеләр килде. Башка занятиеләр 1 нче февральдән башланды.

Спорткомплексның элекке тренажер залында бик уңайлы гына шахмат классы урын алды. Бирегә озын өстәлләр, шахмат такталары, уен барышын күрсәтүче электрон сәгатьләр куелды. Хәзер спорт комплексының төп кунаклары мәктәп укучылары һәм спартакиадаларда катнашучылар булачак.

Биектауда социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча: эш урыннары булдыру, мәгариф, спорт өлкәсендә күп нәрсәләр эшләнә. Болар игътибарсыз калмас, һәм биектау-лылар башкарылган эшләргә лаеклы бәя биреп, үзләренең тормыштагы, хезмәттәге, спорттагы активлыклары белән җавап бирерләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев