Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Сабыйлар турында кайгыртып

Быел Татарстанда 75 балалар бакчасы ачыла, бу рекордлы сан. Аларда ун меңнән артык урын булдыру күздә тотыла. Шушы көннәрдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында өч яңа балалар бакчасы ачылышында булдылар. Биектау районында да тиздән «өй туйлары» башланачак. Быел шәһәр янындагы...

Быел Татарстанда 75 балалар бакчасы ачыла, бу рекордлы сан. Аларда ун меңнән артык урын булдыру күздә тотыла. Шушы көннәрдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Лаеш районында өч яңа балалар бакчасы ачылышында булдылар.

Биектау районында да тиздән «өй туйлары» башланачак. Быел шәһәр янындагы ике авылда балалы яшь гаиләләр шатлыклы вакыйганы көтәләр. Көзен Березовка поселогында һәм Биектау район үзәгендә мәктәп-кәчә балалар учреждениеләре сафка бастырылачак. Бүген әлеге объектларда эчке бизәкләү эшләре бара һәм аларның әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелә, кече архитектура чаралары куела.

- Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар республиканың Президент программалары нәтиҗәсендә бөтен Татарстан территориясендә актив рәвештә сафка бастырылалар һәм модернизацияләнәләр. Татарстанда нигездә территорияләрне үс-терүгә юнәлтелгән 30 программа эшли. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча барысы да гамәлдә. Һәм бу икътисадтагы вәзгыять әллә ни җиңелләрдән саналмаган ил өчен тиңдәше булмаган күренеш, - дип билгеләп үтте Игорь Шувалов.

Соңгы биш елда безнең районда республиканың Президент программасы буенча Биектау авылында "Бәләкәч" һәм "Сандугач", Ямаширмә авылында катнаш типтагы "Йолдыз" балалар бакчалары төзелде. 13 мәктәпкәчә балалар учреждениесенә капиталь ремонт ясалды.

Белешмә

Соңгы 5 елда Татарстанда республика бюджеты хисабына 200 дән күбрәк балалар бакчалары ачылды. Биектау районында "Бәлә-кәч" программасы буенча 709 бала бакчада урын алды, тагын 300 бала яңа мәктәпкәчә учреждениегә барачак.

Биектау авылындагы заманча балалар бакчасы, республика программасы шикелле үк, "Бәләкәч" дип аталды. Аны тиз төзеделәр һәм 2011 ел азагына 220 яшь хуҗаларына тапшырдылар да. Биектауның 3 нче урта мәктәбе янәшәсендә ике катлы матур бина калыкты. Биредә төркемнәр өчен якты бүлмәләр, спорт һәм музыка заллары, психологик ярдәм бүлмәсе, әйбәт итеп җиһазланган кухня бар. Бакча территориясен тәрбиячеләр, балаларның әти-әниләре һәм матди ярдәм күрсәтүчеләр яшелләндерде һәм төзекләндерделәр.

2014 елда Биектау авылында 260 урынлы катнаш балалар бакчасы "Сандугач"ны һәм Ямаширмәдә 80 урынлы "Йолдыз"ны файдалануга тапшыру еллар буена мәктәпкәчә учреждениегә чират килеп җиткәнне көткән күп гаиләләрнең проблемасын хәл итте.

"Сандугач"та физкультура һәм хореография белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган, тренажерлар һәм музыка заллары, логопедлар кабинеты бар.

Кызу темплар белән үсә һәм киңәя баручы Биектау авыл җирлегендә бүген мәктәп-ләрдә һәм балалар бакчаларында кысанлана бара, шуңа күрә дә районның иң зур балалар бакчасы "Сандугач" янында - Биектау авылының Бигичев урамында 500 урынлы мәктәпнең нигезе салынды инде. Шунда ук мәйданы 9 мең квадрат метр тәшкил итәчәк Балалар иҗат йорты да урнашачак. Баштагы эшләр өчен 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Райондагы иске мәктәпләр дә тәртипкә китерелә. Быел 14,5 миллион сум акча сарыф итеп, Олы Кавал, Суыксу, Каенлык мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды. Соңгы биш елда районның 19 мәктәбе бинасы бик яхшылап яңартылды.

Сүз уңаеннан

Яңа мәктәпләр дә Татарстанда республиканың Президент программасы буенча төзелә. Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 13 яңа мәктәп төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев