Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Һәр җирдә эш кайный

19 июньдә Универсиада уты безнең республикага килеп җитте. Ул Биектау районы чиген үтәчәк көнгә дә ерак калмый. Шушы вакыйгага һәм "Биектау" спорт комплексында узачак ярышларда катнашучыларны каршыларга әзерләнеп, биектаулыларның үз районнарының матурлыгын тулысы белән күрсәтәселәре килә. Территорияләрне санитар-экологик чистарту икеайлыгы барышында бик күп эшләр башкарылды. Биектау авылы һәм район үзәгенең...

19 июньдә Универсиада уты безнең республикага килеп җитте. Ул Биектау районы чиген үтәчәк көнгә дә ерак калмый.

Шушы вакыйгага һәм "Биектау" спорт комплексында узачак ярышларда катнашучыларны каршыларга әзерләнеп, биектаулыларның үз районнарының матурлыгын тулысы белән күрсәтәселәре килә. Территорияләрне санитар-экологик чистарту икеайлыгы барышында бик күп эшләр башкарылды. Биектау авылы һәм район үзәгенең төп урамнарында ясалган үзенчәлекле чәчәк түтәлләре һәм клумбалардан күзеңне алырлык түгел. Кунакларны каршылау маршрутында урнашкан административ биналарның алгы яклары яңартыла, спорт объектлары янәшәсендәге участоклар һәм алар янындагы Җиңү Паркы тәртипкә китерелә, төзекләндерелә. Бер атнадан без 2013 елгы Универсиада утын каршы алачакбыз.

Район территориясендә төзекләндерү эшләре бер генә көнгә дә тукталып тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев