Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Матурлык яшәргә һәм эшләргә көч бирә

Биектау районын төзекләндерү мәсьәләләре бүген район хакимиятенең дә, авыл җирлекләренең дә игътибар үзәгендә. Җәй азагына якынлашып килүгә карамастан, урамнарыбызны кышка кергәнче чистартып кына түгел, ә бәлки язга әзерләп тә калдырасы иде. Бүген урамнарны да күзгә күренерлек итеп яңарту, оешма, учреждение, кибет биналары тирәсен дә тәртипкә китерү зарур. Һәм, әлбәттә, бездә...

Биектау районын төзекләндерү мәсьәләләре бүген район хакимиятенең дә, авыл җирлекләренең дә игътибар үзәгендә. Җәй азагына якынлашып килүгә карамастан, урамнарыбызны кышка кергәнче чистартып кына түгел, ә бәлки язга әзерләп тә калдырасы иде. Бүген урамнарны да күзгә күренерлек итеп яңарту, оешма, учреждение, кибет биналары тирәсен дә тәртипкә китерү зарур. Һәм, әлбәттә, бездә биналарга терәлеп торган территорияләрне игътибарны җәлеп итәрлек дәрәҗәдә матурлаучылар бар. Моның өчен "Энергосбыт", казначылык департаментының территориаль бүлеге һәм финанс-бюджет палатасы яныннан узарга, Биектау авылындагы яңа "Бәләкәч" балалар бакчасына гына күз салу да җитә. Кайчандыр урман эченә салынган һәм як-ягыннан яшеллек белән әйләндереп алынган район үзәгенә табигать бүләк иткән гүзәллеккә күптәннән инде кеше кулы белән иҗат ителгәнен дә өстәү мәслихәт иде. Халык күп йөри торган урыннарда чәчәк түтәлләре, төрледән-төрле гөл чүлмәкләре барлыкка килүгә сөенми мөмкин түгел. Әмма алар әлегә азрак.
Әйе, ландшафт дизайны күп хезмәт таләп итә торган шөгыль, тик аның нәтиҗәсе дә күңелле бит. Тырышлыгыбыз бәрабәренә без гүзәллеккә, җыйнаклыкка, чисталыкка сокланабыз, канәгатьлек хисе алабыз. Рәсемдәге кебек зәвык белән матур итеп ясалган чәчәк түтәлләренә, тип-тигез чиста юлларга, фонтан тирәли урнаштырылган үзенчәлекле эскәмияләргә, күләгәле аллеяларга берәү дә битараф калмас.
Безнең районда 50 дән артык кечкенә авыл бар. Ял көннәрендә Биектау муниципаль районы башлыгы башкарма комитет җитәкчесе белән бергә аларны йөреп чыга. Көек, Каракүл, Тимерче, Тат.Урмат, Эстачи, Кызыл Күл, Кирилловка, Керосиново, Тимошкино - маршрут нигездә районның барлык юнәлешләренә дә уза. Кечкенә авылларга килеп кергәндәге күренеш, кагыйдә буларак, күңелдә шатлык хисләре уятмый - "беркемнеке дә булмаган" җирләрдәге чүп үләннәре, үсә-үсә, куак кадәр булганнар, ташландык корылмалар, йорт тирәләрендәге шапшаклык, зиратларга да кеше кулы тимәгән.
Төзекләндерү эше бөтен нәрсәдә кешенең үзеннән тора. Әйләнә-тирәсен матурлыйсы килсә, ул чәчәкләр утырта, газоннарны тәртипкә китерә, агачларны тәрбияли, корылмаларын яңарта. Кем дә булса килеп, тәртип урнаштырыр әле, дип көтсәң, моны беркайчан да көтеп җиткермәвең ихтимал.
Җәй узып бара, әмма кыштан соң тагын язлар киләчәк. Яңа уй-ниятләрне тормышка ашырырга беркайчан да соң түгел. Матурлык яшәргә һәм эшләргә булышсын өчен җиребезне, әйләнә-тирәбезне затлыландырырга кирәк! Шушындый күркәм максатлы юлда барыбызга да уңышлар телибез!

Рәсемнәрдә: Керосиново авылы урамнарында бернинди чүп үләне дә күрмәссең, йорт яннарында чиста, матур чәчәкләр үсә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев