Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

КӨТЕП АЛЫНГАН ЮЛ

Яраткан газетабыз һәм аның укучылары белән үзебезнең олы сөенечебезне уртаклашасыбыз килә: узган атнада авыл уртасында күптән көтелгән асфальт юл салынып бетте. Ура! Әлеге юл бик озак төзелде, ел саен төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән вәгъдәләр ишетергә туры килде, әмма эш алга китмәде. Менә, ниһаять, авыл урамында асфальт юл барлыкка килде. Яңавыл халкы...

Яраткан газетабыз һәм аның укучылары белән үзебезнең олы сөенечебезне уртаклашасыбыз килә: узган атнада авыл уртасында күптән көтелгән асфальт юл салынып бетте. Ура!
Әлеге юл бик озак төзелде, ел саен төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән вәгъдәләр ишетергә туры килде, әмма эш алга китмәде. Менә, ниһаять, авыл урамында асфальт юл барлыкка килде.
Яңавыл халкы инвестор - "Татмелиорация" Траст компаниясенең генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаковка, районыбыз башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга безгә бик тә кирәкле юлны төзеткән өчен зур рәхмәтен белдерә.
Юлны салдыру өчен Айбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Рәкыйп улы Сафиуллин да күп тырышлык куйды, аңа да зур рәхмәт.
Шушы җитәкчеләрнең саваплы эшләре үзләренә изгелек булып кайтсын. Хезмәтләрендә уңышлар, тормышларында иминлек, сәламәтлек телибез. Ә безгә, авыл халкына, шушы матур юллардан озак еллар рәхәтләнеп йөрергә язсын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев