Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Күптән көтәләр иде

Усад җирлегендә бәйрәм. Агымдагы атнаның чәр-шәмбесендә биредә яңа мәдәният йорты ачылды. Озак көтелгән мондый мөһим вакыйга тантаналы шартларда бөтен район белән билгеләп үтелде. Авыл мәдәният йорты ачылышына республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Илнур Ямалнеев,...

Усад җирлегендә бәйрәм. Агымдагы атнаның чәр-шәмбесендә биредә яңа мәдәният йорты ачылды.

Озак көтелгән мондый мөһим вакыйга тантаналы шартларда бөтен район белән билгеләп үтелде. Авыл мәдәният йорты ачылышына республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү буенча баш киңәшчесе Илнур Ямалнеев, Усад спирт заводы директоры Валерий Егоров килде. Биредә яшәүчеләр белән бергә районның авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык, оешма җитәкчеләре дә шатландылар.

Усадтагы әлеге мәдәният учагы Президентның "Авыл мәдәният йортлары" программасы буенча торгызылды, шуңа күрә, ачылыш уңаеннан чыгыш ясаучыларның барысы да, шушы вакыйганы билгеләп үткәндә, рәхмәт сүзләрен барыннан да бигрәк Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка юлладылар. Безнең районда бу Дөбъязныкыннан соң икенче мәдәният йорты.

"ГЛАФстрой" фирмасы төзүчеләре нык тырыштылар. Кыен чорда алар кешеләргә шундый кирәкле объектны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп төзеп куйдылар. Район башлыгы төзелеш оешмасы җитәкчесе Габделнур Хөсәеновка һәм төзүчеләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

- Авыл яшәсен өчен анда мәктәп, клуб, медпункт, юллар булуы зарур. Мин сездә мәдәният йорты төзелүгә икеләтә шат. Ул көндез дә, кичләрен дә ачык булырга тиеш, - диде Айрат Сибагатуллин. Министр Татарстан Президенты исеменнән матди-техник базаны ныгыту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Реклама

Усад авыл җирлегендә тормышның бер урында тормавын билгеләп үтү урынлы булыр. Соңгы вакытта биредә 3,5 километр суүткәргеч уздырылды, Усадта тротуар җәелде, урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителде, мәктәп һәм амбулаториягә капиталь ремонт ясалды, заманча куәтле спирт заводы төзелеп килә. Уңай үзгәрешләрне санап кит-кәндә Усад авыл җирлеге башлыгы Светлана Мөба-рәкшина Усадта яңа мәдәният йорты төзегәннәре өчен Республика Президентына, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллинга рәхмәтен белдерде.

Бина каршындагы кызыл тасманы кискәннән соң җыелучыларны залга чакырдылар. Анда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның беренче концерты булды. Авыл мәдәният йортының эчке ягын, җиһазланышын күргәннән соң Усадта һәм шушы авыл җирлегендәге күрше-тирә авылларда яшәүчеләр өчен шатланырга гына кала. Озак еллар буена алар өчен мәдәният учагы революциягә кадәр төзелгән элекке чиркәү бинасы булды. Бу бина файдалану өчен бөтенләй яраксызга әйләнгән иде.

Яңа мәдәният йортында түгәрәкләр, секцияләр оештыру өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Авыл артистларының концертлары, балалар фестивальләре хәзер күңелне сөендерә торган шартларда матур сәхнәдә узачак, ә иркен залда теләге булган һәркемгә урын табылачак. Билгеле булганча, авыл җирендә үзләренең һәвәскәр артистларын танылган артистларга караганда күбрәк яраталар. Ачылыш көнендә дә тамашачылар бик күп җыелды һәм алар сәхнәгә чыккан һәр кешене көчле алкышларга күмделәр. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышланган концертны мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиуллина һәм сәнгать җитәкчесе Раилә Каюмова алып барды. Чыгышны "Волшебный замок" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башлап җибәрде. Сәхнәгә "Веснянка" фольклор ансамбле чыккач, районның мәдәният бүлеге начальнигы Ренат Сабирҗанов шушы елның июнендә әлеге коллективка «Үзешчән халык коллективы» дигән исем бирелүе турында әйтте.

Яңа клуб кешеләргә файдалы булсын, аларның тормышын кызыклырак, баерак, күңеллерәк итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев