Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Кече Рәс авылында мәдәни өй туе

Узып бара торган 2023 елда Биектау районында тагын бер мәдәният йорты ачылды. Кече Рәс авылы халкы өчен клубның ачылуы күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды.

“Без бүген бик тә бәхетле, - ди Кече Рәс авылы клубы мөдире Гөлфия Сабирова. – Яңа мәдәният йорты заман таләбенә туры килә торган, монда ял итү, күңел ачу, яраткан шөгылең белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авылдашлар белән бергәләп бу көнне зарыгып көтеп алдык. Иҗат белән шөгыльләнү өчен менә дигән җирлек”.

Клуб диварына татар шагыйре Габдулла Тукайның туган якка мәхәббәт рухында сугарылган шигъри сүзләре язылган.

Яңа клуб иске клуб нигезенә салынган. Бу сүзләрне туры мәгънәсендә  аңларга кирәк түгел, чөнки иске клубның нигезе күптән инде яраксыз хәлгә килгән иде. Ә урыны халык күнеккән, үз иткән, яраткан урын.  Яңа бинада китапханә дә урнашкан.  40 урынга исәпләнгән тамаша залы да якты, ямьле, халык күңеленә хуш килерлек итеп бизәлгән. Мәдәният йорты – иҗат дөньясы ул. Монда һәркем үзенә ошаган шөгыльне сайлый ала: җырларга, биергә, халык һөнәрләре, декоратив сәнгать белән шөгыльләнергә була. Кыскасы, авыл халкын бергә туплап, бер максатка юнәлдереп тору урыны ул клуб.

Кече Рәс авылы клубы федераль күләмдән тормышка ашырыла торган “Мәдәният” милли проекты кысаларында сафка бастырылды. Әлеге проект өстенлекле проектлар исәбенә керә һәм халыкның мәдәният учреждениеләренә йөрешен арттыру, гражданнарга мәдәни  инфраструктура булдыру максатыннан алып барыла.

Клуб ачылу тантанасына Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов та килгән иде. Ул авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады  һәм клубның, яшьләренә карамастан, барысын бергә җыйнап, туплап тору урыны булачагына ышанычын белдерде.

“Дәүләт контракты буенча Кече Рәс авылы клубы 2024 елның 25 мартында ачыларга тиеш иде, - диде район башлыгы. – Без аны планга караганда 4 ай алдан төзеп тапшыруга ирештек”.  

“Моннан бер ай элек кенә без, Равил Фәритович белән бергәләп, клубның төзелеше белән танышып кайткан идек. Ул вакытта биредә эш кайнап тора иде. Ә бүген инде клуб һәм аның тирә-ягы танымаслык булып үзгәргән. Бер генә теләк: бу мәдәни учак халыкка хезмәт итсен иде, аның ишекләре беркайчан да ябылып тормасын”, - дигән теләген белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Билгеле булганча, “Мәдәният” милли проекты 2018 елның май аенда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән тормышка ашырыла башлады. Шул елдан алып, “Мәдәният” милли проектын финанслау  ел саен 6 млрд сумга арта бара. Ә Кече Рәс авылы мәдәният йортын төзү өчен Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов 22 миллион сум акча бүлеп бирде.

“Халкыбызның мәдәни мирасын саклау, мәдәни мохит тудыру, иҗади шәхесләргә ярдәм күрсәтү – болар барысы да шәһәр мәдәни үзәкләрендә генә түгел, авыл клубларында да башкарыла торган эшләр булып тора. Татарстаныбызның күп милләтле халкын мәдәнияле итүдә авыл клубларының да роле зур булырга тиеш”, - диде тантанада катнашкан ТР баш федераль инспекторы  Виктор Демидов. Кече Рәс авылында төзелгән яңа клуб соңгы вакытларда Биектау районында сафка баскан 10 мәдәният йортының берсе булып тора. Алар бер-берсенә охшамаган, һәрберсе матур,  уникаль һәм үзенчәлекле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев