Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Фатир мәсьәләсе һәрвакыт мөһим

Соңгы вакытта безнең районда актив торак төзелеше алып барыла. Бу гаҗәп тә түгел: фатир мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Социаль ипотека буенча фатир алырга теләүчеләр чираты арта гына бара. Шушы һәм башка торак программалары буенча безнең хәбәрчебез Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алмаз Хәкимовка мөрәҗәгать итте. -...

Соңгы вакытта безнең районда актив торак төзелеше алып барыла. Бу гаҗәп тә түгел: фатир мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Социаль ипотека буенча фатир алырга теләүчеләр чираты арта гына бара. Шушы һәм башка торак программалары буенча безнең хәбәрчебез Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алмаз Хәкимовка мөрәҗәгать итте.

- Алмаз Хәмитович, торакка мохтаҗ булган гражданнарның аз булмавы аркасында, зинһар өчен, үзеңнең торак шартларын яхшыртыр өчен кайда исәпкә басарга мөмкин булуы турында мәгълүмат бирсәгез иде?

- Исегезгә төшерәм, "Социаль ипотека" программасы бар. Исәпкә басу өчен гражданинның Биектау районында теркәлүе, бюджет өлкәсе хезмәткәре булуы (бюджет өлкә-сендә ким дигәндә бер ел стажы булу) шарт; иң мөһиме - аның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы (социаль наем килешүе һәм (яки аңа караучы торак хокукы килешүләре буенча булган барлык торакны исәпкә алып, пропискадагы бер кешегә 18 кв.м .дан да артмаган мәйданга ия булуы). Әгәр гаилә әгъзалары төрле адреслар буенча пропискада торса, торак бинаның гомуми мәйданы белән тәэмин ителеш күрсәтелгән барлык торак биналарның гомуми мәйданы суммасыннан чыгып башкарыла; шулай ук гаиләнең бер әгъзасының айлык кереме яшәү минимумын тәэмин итәрлек һәм торак биналарның милек итеп сатып алу буенча түләүләрне үз вакытында капларлык булырга тиеш. Ягъни гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасы рәсми төстә эшләргә.

- 2013 елга кадәр "Авылны социаль үстерү" программасы гамәлдә. Ул кемгә исәпләнгән?

- Авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга. Социаль түләү алуга өстенлекле хокукка аграр югары уку йортларын тәмамлаган һәм белгечлеге буенча районда эшләүче яшь белгечләр һәм хезмәт килешүләре буенча авыл хуҗалыгында эшләүче гражданнар ия.

Социаль түләү алу хокукына гражданин түбәндәге шартлар булганда ия: гражданинның авыл җирлегендә даими яшәве һәм эшләве; аның торак төзелеше яки торак сатып алу бәясенең 30% ы күлә-мендә акчасы булу.Торак төзү өчен төзелеш башкарыла торган җир участогының барлык гаилә әгъзаларына өлешле милек буларак рәсмиләштерелүе, участокта фундамент булу һәм стеналар күтәртелү (бу төзелеш бәясенең 30 % буларак санала).

- Безнең районда инвалид балалар 191 һәм 3826 инвалид яши, аларны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булучылар итеп исәпкә кую өчен нинди мөмкинлекләр бирелгән?

- Россия Федерациясенең 1995 елның 24 ноябреннән гамәлгә кергән 181 нче "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль закон нигезендә, 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә баскан инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаи-ләләр федераль бюджет акчалары хисабына торак белән тәэмин ителә.

Социаль ярдәмнең күрсә-телгән чараларына хокукы булган һәркемгә Татарстан Республикасында 1 квадрат метрның уртача базар бәясеннән гомуми мәйданы 18 квадрат метр булган торакка сертификат бирелә.

Инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр категориясе буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны учетка кую өчен инвалидлык группасы һәм торак шартларны яхшыртуга мохтаҗ булу кирәк.

- Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын торак исәбенә алу өчен нәрсәләр кирәк?

- 12.01.1995 г. № 5-ФЗ "Ветераннар турында"гы Федераль закон нигезендә 2005 елның 1 гыйнварына кадәр учетка баскан сугышчан хәрәкәтләр ветераннары федераль бюджет акчасы хисабына тәэмин ителәләр. Социаль яклауның күрсәтелгән чараларына хокукы булучыга шулай ук Татарстан Республикасында 1 квадрат метрның уртача базар бәясеннән гомуми мәйданы 18 квадрат метрлы торакка сертификат бирелә. Сугышчан хәрә-кәтләр ветераны категориясе буенча учетка басу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу кирәк.

Шунысын әйтеп китәсем килә, барлык программалар буенча учетка алу нормасы гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан ким булмаган гомуми мәйдан билгеләнә.

Социаль түләү күләмен исәпләү өчен торак бинаның гомуми мәйданы нормасы түбәндәгечә билгеләнә: 33 кв.м - ялгыз яшәүче гражданинга; 42 кв. м - 2 кешелек гаиләгә; гаилә әгъзалары саны 3 һәм аннан күбрәк булганда гаиләнең һәр әгъзасына 18әр кв.метр.

Торак шартларын сертификат белән расланган социаль түләүдән файдаланып яхшырту хокукы бары бер генә тапкыр бирелә.

Игътибар!

Учетка басу өчен документлар башкарма комитет бинасындагы 108 нче кабинетта кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84365) 23082.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев