Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Челтер-челтер чишмә ага...

Безнең Дөбъяз авыл җирлегендә авылларны төзекләндерү, урамнарны, елга буйларын чистарту, әйләнә-тирә мохитне чиста тоту, төрле пычранулардан саклау буенча шактый эшләр башкарылды. Дөбъязда булган кешеләр бездәге уңай үзгәреш-ләрне күрәләрдер дип уйлыйм. Тикмәгә генә авылдашларыбыз, горурланып: «Үсә Дөбъяз, яңара, көннән-көн матурлана», - дип шигырьләр язмыйдыр. Бездә яшәгән халыктан җыелган узган елгы үзара...

Безнең Дөбъяз авыл җирлегендә авылларны төзекләндерү, урамнарны, елга буйларын чистарту, әйләнә-тирә мохитне чиста тоту, төрле пычранулардан саклау буенча шактый эшләр башкарылды.

Дөбъязда булган кешеләр бездәге уңай үзгәреш-ләрне күрәләрдер дип уйлыйм. Тикмәгә генә авылдашларыбыз, горурланып: «Үсә Дөбъяз, яңара, көннән-көн матурлана», - дип шигырьләр язмыйдыр. Бездә яшәгән халыктан җыелган узган елгы үзара салым акчаларын да изге эшкә - авылларны төзекләндерүгә сарыф иттек. Зиратларны, урамнарны, күпер-басмаларны рәт-ләүгә тоттык. Быелгы җыелган акчаларны исә чишмәләрне төзекләндерүгә файдаланырга булдык.
Безнең җирлектәге чишмәләрнең берсе Сабан туе уза торган болында урнашкан. Бәйрәмгә килгән һәр кеше андагы гүзәллек белән якыннан таныш. Чишмә бинасы, янындагы бассейн, ял итәр өчен куелган беседка һәркемнең күңеленә хуш килә. Бала-чага, яшьләр шунда рәхәтләнеп ял итә. Чишмә тавында соңгы елларда үскән җир җиләгенең күплегенә һәркем таң кала. Кошлар сайравы, болындагы спорт мәйданында уйнаган балалар тавышы - матурлыкның бер дәлиле.

Быел авыл уртасындагы чишмәне карадык. Агышы туктап калган су чыганагы чистартылды, ул хәзер яңадан шаулап ага. Узган-барган туктап, салкын суын эчеп, сусавын баса, шул тирәдә яшәүчеләр, куана-куана, тәмле судан чәй кайната, ризыклар пешерүдә куллана.
Башкарылган эшләр байтак, ә эшлиселәре тагын да күбрәк. Бергәләп, план нигезендә эшләгәндә, һәр максатка ирешеп була. Язмамны Җир хартиясендә, ягъни XXI нче гасырда гадел, тотрыклы һәм тыныч глобаль бергәлекне төзү өчен кирәкле төп принциплар декларациясендәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә: «Җир - безнең йортыбыз, Җир - без яшәгән Галәмнең кечкенә бер кисәге генә. Ләкин анда тормыш тантана итә. Кеше хәяте өчен туфрак, су, һава, үсемлекләр һәм хайваннар кирәк. Безнең бурыч - Җирдәге яшәешне саклау. Җирнең байлыгы белән матурлыгын хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен саклау».
Илсөя МӨХӘММӘТВӘЛИЕВА,
Дөбъяз авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев