Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӨЗҮ-ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ

Бездәге юллар: төзибез дә, ремонтлыйбыз да

Биектау районында юлларны тәртиптә тотуга моңа кадәр беркайчан да булмаганча зур игътибар бирелә. Ел саен җирлекләрдә асфальт-бетон түшә-мәле машина юллары салына, комлы вак таш та җәелә. Биектау муниципаль районының Юл фондыннан бирелгән акчага быел эш алты авыл җирлегендә башкарыла. Татар Әйшә-сендә, Бикнаратта, Чыпчык, Эстачи, Биектау авылында, Мамонинода, Инеш поселогында, шулай...

Биектау районында юлларны тәртиптә тотуга моңа кадәр беркайчан да булмаганча зур игътибар бирелә. Ел саен җирлекләрдә асфальт-бетон түшә-мәле машина юллары салына, комлы вак таш та җәелә.

Биектау муниципаль районының Юл фондыннан бирелгән акчага быел эш алты авыл җирлегендә башкарыла. Татар Әйшә-сендә, Бикнаратта, Чыпчык, Эстачи, Биектау авылында, Мамонинода, Инеш поселогында, шулай ук район үзәгендә юл-урам челтәре нормада күздә тотылган тиешле халәткә китереләчәк һәм моңа 19,9 миллион сум акча сарыф ите-ләчәк. Бу юлларның гомуми озынлыгы - 5,63 километр. Яңа төзелешләр белән бәйле рәвештә әйбәт юллар кирәклеге дә исәпкә алыначак. Биектау станциясендә 220 урынлы балалар бакчасы төзелә торган К.Сәгъдиев урамына, Татар Әйшә-сендә фельдшер-акушерлык пункты төзелгән Мәк-тәп урамына юл саласы бар.

Юл эшләре планы буенча Бөреле җәнлек совхозы, Коркачык станциясе поселокларында, Каенлык һәм Чыпчык авылларында берәр юлга, район үзәгендә Совет урамына, Биектау авылында - Колхоз, Малиновая, Магистральная, Сиреневая урамнарына яңа асфальт җәеләчәк. Күлле поселогына илтә торган 0,25 километрлы юлга вак таш җәеләчәк. Бу эшләрнең гомуми бәясе - 23,3 миллион сум.

Моннан тыш, 2015 елда асфальт-бетон юлларны ремонтлауга 15 миллион сум бирелде. Әлеге акчага район үзәгенең Комсомольская урамындагы йортларның ишегаллары, Чыпчык авылының төп - Совет урамы ремонтлана. Яңарту, тәртипкә китерү эшләренең иң күбесе Биектау авылының Энергетиклар, Иске- Казан, Совхоз, Овражная, Луговая, Полевая урамнарында башкарылачак. Бу 9 мең квадрат метрдан күбрәк яңартылган юл дигән сүз.

Республика Президенты тарафыннан Камаево авылы күперен ремонтлауга һәм ике километрдан озынрак үзәк урамга асфальт җәюгә 26 миллион сум һәм тагын Биектау авылындагы юлларны төзекләндерүгә 20 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев