Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Үз-үзеңә ышаныч кечкенәдән тәрбияләнә

Әлеге көрәшнең исеме корея теленнән "Тхэ" - аяк, "квон" - йодрык, "до" - сәнгать дип тәрҗемә ителә. Тхэквондо секциясенә килгәнче Лада Филиппова бары тик менә шушыларны гына белә. Көнчыгыш көрәше белән нигездә малайлар мавыга, әмма заман кызлары да, сугышчан төрләрне өйрәнеп, яшьтәшләреннән калышмаска тырышалар. Ун яшьлек Ладаның спорт карьерасы Биектауның...

Әлеге көрәшнең исеме корея теленнән "Тхэ" - аяк, "квон" - йодрык, "до" - сәнгать дип тәрҗемә ителә. Тхэквондо секциясенә килгәнче Лада Филиппова бары тик менә шушыларны гына белә.

Көнчыгыш көрәше белән нигездә малайлар мавыга, әмма заман кызлары да, сугышчан төрләрне өйрәнеп, яшьтәшләреннән калышмаска тырышалар.

Ун яшьлек Ладаның спорт карьерасы Биектауның балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тхэквондо тренеры Рәшит Кунафин белән очрашудан башланып китә. Кыз спортның шушындый катлаулы төрендә беренче, әмма шактый кыю адымнарын нәкъ менә аның җитәкчелегендә ясый. Беренче карашка кызларга хас булмаган шундый спортны сайлау очраклы булмый - хәзерге заманда үзеңне яклый белергә кирәк. Педагогның казанышы шунда, ул үзендә тәрбияләнүченең, бөтен буш вакытын күнегүләргә багышлап, куелган максатына ышанычлы адымнар белән барырга сәләтле лидер булуын аңлый һәм күрә. Лада көннең көнендә кара-каршы сугыш техникасын өйрәнә, аны һаман камилләштерә бара. Ул остазының һәр фикеренә колак сала, күнегүләр вакытында нинди дә булса хәрәкәтне беренче юлы ук ясый алмаса, аны җиренә җиткергәнче тукталмый. Үзе турында белдерү өчен кызга нибары ике ел вакыт җитә, спорт дөньясында бу бик аз санала.

Беренче җиңүен Лада 2007 нче елда Татарстан Республикасы Беренчелегендә яулый һәм шуннан соң бу титулны бер генә тапкыр да кулыннан ычкындырмый. Аңа тагын Идел буе Федераль округы Беренчелекләрендә, спартакиадаларда, төрле Бөтенроссия һәм Халыкара турнирларда җиңүләр өстәлә.

Спорт дисциплинаны ныгыта, вакытны дөрес билгеләргә ярдәм итә, шуңа күрә Лада укуда да әллә ни авырлыклар кичерми. Сәләтле спортчы үсеп килгәнне күреп, укытучылар да аңа ярдәм итәләр.

2008 нче елда тхэквондо буенча Чиләбедә узган "Олимпийские надежды" Халыкара турнирда Лада бронза призер була, ә аннан соңгы елда ал-тын медаль ала.

2010 елдан Лада судьялык тәҗрибәсен дә үзләштерә. 2012 елда Лондондагы Олимпиадага сайлап алуда - Казанда узган Европа квалификация турнирында тхэквондо Европа союзы судьялар коллегиясе рәисе Шакир Челбат аңа компьютерда рефери командаларын өйрәнү эшен ышанып тапшыра. Кирәге чыкканда, Лада реферины алмаштыра, үзенә хас төгәллек белән вакыт, паузалар, кисәтүләр, җәзалар, катлаулы техника өчен баллар өстәүне һәм башка күп нәрсә-ләрне теркәп бара.

2012 елның сентябрендә өлкәннәр арасында тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионаты Лада Филиппованың спорт карьерасында мөһим урын алып тора. Уналты яшьлек Лада анда округның 9 регионыннан килгән көчле спортчылар белән кө-рәшә. Җанатарлар мондый көрәшләрне йотлыгып карыйлар. Алдагы уңышлы чыгышлары белән рухланган Татарстан спортчылары бу юлы да үз позицияләреннән чигенмиләр. Үсеп килүче буын, араларында Лада Филиппова да булган кичәге яшүсмерләр медальләрнең бер өлешен кискен көрәштә Ульяновск һәм Самара өлкәсе, шулай ук Башкортостан Республикасы спортчыларын икенче һәм өченче урыннарга этәреп яулап алдылар. Нәтиҗә - зур аерма белән беренче команда урыны. Лада Филиппова 73 килограммнан зуррак авырлык категориясендә алтын медальгә лаек була. Россиянең спорт мастеры нормативларын да ул нәкъ менә шушы ярышларда үтәп чыга.

Быел 10 нчы февральдә Швециядә тхэквондо буенча ВТФ "Trelleborg Open 2013" "А" категориясе Халыкара рейтинг турниры кысаларында Казан Олимпия Резервы училищесында тәрбияләнүче биш кешенең, шул исәптән шундый абруйлы ярышларда мактаулы бишенче урынны яулаган Лада Филиппованың өлкәннәр "халыкара арена"сында дебюты булды.

Илнең иң мөһим турниры: уңҗиде яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында WTF олимпия версиясе тхэквондо буенча Россия кубогына Новосибирск өлкәсендәге Бердскига Россиянең 50 төбәгеннән иң көчле спортчылар җыелды. Россиянең спорт мастеры Лада Филиппова Татарстан Республикасының җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм аның шәхси зачетта яулап алган көмеш медале 18 яшьлегенә әйбәт бүләк булды.

- Россия Кубогында әзерлексез көндәшләр булмый, - ди Лада. - Камилләшергә һәм теләсә нинди киртәләрне лаеклы җиңәргә тырышлык, дисциплина һәм үзең шөгыльләнә торган эшкә тугрылык кына булыша.

Ладаның төп сыйфатлары - ныклык, җиңүгә омтылыш, тормыш сөючәнлек, тыйнаклык һәм башкаларга әйбәт мөнәсә-бәттә булу. Тхэквондо буенча спорт мастерын алда әле тагын җиңүләр көтәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев