Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР ЯҢА СЕЗОН АЧТЫ

Алкалы хоккей - спортның иң мавыктыргыч төрләреннән берсе. Яшь спортчыларга регуляр рәвештә күнегүләр белән шөгыльләнергә, үз өсләрендә даими эшләргә кирәк. Соңгы елларда районда хоккей яңадан торгызыла башлады. Малайлар спорт секцияләренә бик теләп йөриләр. Көннәр салкынайту белән ачык боз мәйданчыкларында шөгыльләнергә мөмкин булачак, ә менә һава торышы җылы вакытта кая барырга?...

Алкалы хоккей - спортның иң мавыктыргыч төрләреннән берсе.
Яшь спортчыларга регуляр рәвештә күнегүләр белән шөгыльләнергә, үз өсләрендә даими эшләргә кирәк. Соңгы елларда районда хоккей яңадан торгызыла башлады. Малайлар спорт секцияләренә бик теләп йөриләр.
Көннәр салкынайту белән ачык боз мәйданчыкларында шөгыльләнергә мөмкин булачак, ә менә һава торышы җылы вакытта кая барырга? Биектау авылында Боз сарае төзелү тиздән бу проблеманы хәл итәчәк, әлбәттә, ә әлегә исә безнең яшь хоккейчыларыбыз күнегүләр уздырырга Казандагы "Форвард" спорт клубына барып йөриләр. Агымдагы атнада биредә 2 нче Биектау урта мәктәбенең 1 нче һәм 2 нче сыйныфлары, шулай ук Әлдермеш һәм Каенлык мәктәпләренең 9-11 нче сыйныф укучылары шөгыльләнде.
Күнегүләр барышында өлкән сыйныф укучылары уенның бергәләп башкарыла торган мизгелләрен кабат-кабат өйрән-сәләр, үзләрен бозда шактый ышанычлы тотучы икенче сыйныф балалары кайбер элементлар өстендә эшләделәр. Беренче сыйныфлар төп игътибарны шуу техникасына юнәлттеләр. Һәм-мәсенең дә бозда нинди зур тырышлык, үҗәтлек белән шөгыльләнүләренә карап фикер йөрткәндә малайлар өчен спортның мавыгу гына түгел, ә бәлки озак вакытка исәпләнгән җитди шөгыль икәнлегенә төшенәсең. Ни дисәң дә, алар бит булачак ир-егетләр, Ватан сакчылары.
Рәсемдә: 2 нче Биектау урта мәктәбе укучылары күнегүләр вакытында.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев