Милли көрәш буенча "Сабантуй" газетасы призына ел да оештырыла торган турнир "Биектау" спорт комплексында узды. Бирегә көч сынашырга командалар республиканың 40 районыннан килде. Ярыш барышыннан күренгәнчә, яшь көрәшчеләрнең осталыгы елдан-ел арта бара һәм алар югары күр-сәткечләргә ирешәләр. Киеренке гадел көрәштә беренче урынны Мамадыш районының яшь көрәшчеләре яулады, икенче урында -...
Милли көрәш буенча "Сабантуй" газетасы призына ел да оештырыла торган турнир "Биектау" спорт комплексында узды.
Бирегә көч сынашырга командалар республиканың 40 районыннан килде. Ярыш барышыннан күренгәнчә, яшь көрәшчеләрнең осталыгы елдан-ел арта бара һәм алар югары күр-сәткечләргә ирешәләр. Киеренке гадел көрәштә беренче урынны Мамадыш районының яшь көрәшчеләре яулады, икенче урында - Түбән Кама үсмерләре, өченче урында - Балтач районы.
Безнең көрәшчеләр - Айбаш авылыннан Илнур Шәяхмәтов үз үлчәү категориясендә икенче урынны алды, Ямаширмәдән Динар Акберов - дүртенче урында. Ни кызганыч, безнең көрәшчеләрнең гомумкоманда урыны нибары беренче унлыкта гына.
Нет комментариев