Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Ярышлар бер-бер артлы узып кына тора

10 мартта "Биектау" универсаль спорт залында Татарстан Республикасындагы электр челтәре хезмәткәрләре арасында волейбол буенча зона ярышлары узды. Биектау район электр челтәре командасы беренче урынны алды, икенче урында - Казан шәһәренең Идел буе электр челтәре идарәсе, өченче урында - Балык Бистәсе, дүртенчедә - Әтнә командалары. Үзебезнең команданы лаеклы җиңүгә ирешүләре белән...

10 мартта "Биектау" универсаль спорт залында Татарстан Республикасындагы электр челтәре хезмәткәрләре арасында волейбол буенча зона ярышлары узды.

Биектау район электр челтәре командасы беренче урынны алды, икенче урында - Казан шәһәренең Идел буе электр челтәре идарәсе, өченче урында - Балык Бистәсе, дүртенчедә - Әтнә командалары. Үзебезнең команданы лаеклы җиңүгә ирешүләре белән котлыйбыз.

2011-2012 ел ветераннары арасында шайбалы хоккей буенча Казан шәһәре беренчелеге Кубогы ярышлары да тәмамланды. Катнашучылар - 35 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр. Барлыгы 5 команда булды, ярышлар һәр шимбәне Казанда узды. "Автомобилист" командасы белән финал уеннарында безнең Биектау командасы 4:1 исәбе белән отып, мактаулы 1 нче урынны алды. Булдырасыз, егетләр!

"Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында Биектау муниципаль районының авыл җирлекләре арасында Спартакиада ярышлары дәвам итә. Мини-футбол, волейбол һәм шашка кебек ярышлар зоналарда уздырыла: алар барлыгы дүртәү.

Реклама

Март бәйрәмнәреннән соң 11 мартта ярышлар өч төрдә узды. Беренче зонадагы авыл җирлекләре арасында волейбол буенча Биектауның 3 нче мәктәбендә булды. Беренче урынны Олы Битаман авыл җирлеге яулады, икенче урында - Алат, өченче урында Дөбъяз авыл җирлекләре.

Биектау станциясендәге спорт комплексында беренче зонада шашка ярышлары уздырылды: беренче урында - Суыксу авыл җирлеге, икенчедә - Алан-Бәксәр, өченче урында - Алат авыл җирлеге.

Икенче зона авыл җирлекләре арасында мини-футбол "Биектау" универсаль спорт залында узды. Кискен көрәштә беренчелекне Усад авыл җирлеге яулады, икенче урында - Әлдермеш һәм өченчедә Каенлык авыл җирлеге булды. 18 мартта авыл җирлекләренең өченче һәм дүртенче зоналары очрашачак. Барысына да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X