Яңа җиңүләр
Казанда 1997-1999 елгы үсмерләр арасында ирекле көрәш буенча шәһәр беренчелеге булды. Ярышларда бөтен республикадан килгән спортчылар катнашты. Призлы урыннар өчен 120 кеше көрәште. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Руслан Крюков, Динар Шакиров чемпионнар булдылар, Адель Кормаков ярышларның бронза призын яулады. Спортчыларның остазлары - балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары С.Ф.Тимофеев һәм Т.Н.Гаврильчев. Спортчыларга...
Казанда 1997-1999 елгы үсмерләр арасында ирекле көрәш буенча шәһәр беренчелеге булды.
Ярышларда бөтен республикадан килгән спортчылар катнашты. Призлы урыннар өчен 120 кеше көрәште.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Руслан Крюков, Динар Шакиров чемпионнар булдылар, Адель Кормаков ярышларның бронза призын яулады. Спортчыларның остазлары - балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары С.Ф.Тимофеев һәм Т.Н.Гаврильчев. Спортчыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев