Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

УҢЫШНЫҢ СЕРЕ – ТЫРЫШЛЫК

Район мәктәпләрендә спорт белән мавыгучы талантлы укучылар аз түгел. Балалар сугыш сәнгате, җиңел атлетика, чаңгы спорты, хоккей, футбол белән кызыксыналар. Балалар хоккеен үстерү өчен бүген безнең республикада күп нәрсәләр эшләнә. Шәһәрләрдә һәм авыл районнарында боз сарайлары калкып чыга, балалар өчен хоккей мәйданчыклары төзелә, күнегүләр белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган...

Район мәктәпләрендә спорт белән мавыгучы талантлы укучылар аз түгел. Балалар сугыш сәнгате, җиңел атлетика, чаңгы спорты, хоккей, футбол белән кызыксыналар.
Балалар хоккеен үстерү өчен бүген безнең республикада күп нәрсәләр эшләнә. Шәһәрләрдә һәм авыл районнарында боз сарайлары калкып чыга, балалар өчен хоккей мәйданчыклары төзелә, күнегүләр белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган секцияләр эшли. Күптән түгел без фотохәбәрче белән бергә Казан шәһәренең "Форвард" спорт комплексында яшь хоккейчылар янында булдык һәм тренерларның берсе Артур СИБГАТУЛЛИН белән сөйләштек.
- Бу балалар белән беренче елымны эшлим, - дип сөйли башлады Артур Альберт улы. - Малайларның секциягә язылырга килгәннәрен хәтерлим, күпләр физик авырлыкларга чыдый алмадылар, аеруча түземлеләр генә калды. 24 хоккейчы - команданың төп һәм запастагы составы. Күнегүләрнең ничек узуына карап, бүген малайларның һөнәри яктан ни дәрәҗәдә үсүләрен күреп була. 2 нче Биектау урта мәктәбе укучылары һөҗүмчеләр Алексей Романов һәм Марсель Алешин, саклаучы Данил Блохин яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Балалар асылда исә хоккей белән 5 яшьтән шөгыльләнә башларга тиешләр. Әмма спорт белән 10 яшьтә дә дуслашырга була. "Биектау" спорт комплексында хоккей секцияләрен өч тренер алып бара.
Гомуми физик әзерлек занятиеләре "Биектау" универсаль спорт залында уза, ә зур боздагы күнегүләр - "Форвард" спорт комплексында. Секциягә 2 нче һәм 3 нче Биектау мәктәпләренең ун-унбер яшьлек укучылары йөри. Теләсә кайсы тренер да зур спорт турында хыялланучы максатчан балалар белән эшләүне хуп күрә. Мондый хыял иң талантлыларда гына түгел, ә бәлки тырыш, тәртиплеләрдә дә тормышка аша. Бу эштә әти-әниләрнең ярдәме бик кирәк һәм мөһим, чөнки аларның улларының шөгыльләнүенә һәм спорт казанышларына нинди мөнәсәбәттә булуы спортчының һөнәри үсешенә зур йогынты ясый.
- Беренче тапкыр бозга баскан көн әле дә истә, күпләр әле тимераякта юньләп басып та тора алмыйлар иде, ә хәзер карагыз әле аларга, - дип дәвам итте әңгәмәне Артур Альберт улы. - Малайлар шайба ыргытып кына тормасыннар, ә бәлки төптән уйлап фикер йөртсеннәр өчен уен тактикасына зур игътибар бирәбез.
- Хоккей белән мавыгу өчен акча да кирәк, чөнки хоккейчы формасы шактый кыйммәт тора. Әмма районда яшь спортчыларга махсус киемнәр алу өчен акча табылды. Киләсе елның җәендә исә Биектау авылындагы боз сараен сафка бастыру планлаштырыла. Менә шул вакытта инде малайларга күнегүләр ясау өчен Казанга барып, вакыт әрәм итәсе булмас. Зур боз янәшәдә генә булыр, - диде тренер.
Бозда күнегүләр ясау нәкъ бер сәгать дәвам итә. Узган атнада "Форвард" спорт комплексындагы бозга Әлдермеш һәм Каенлык мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, шулай ук 2 нче Биектау урта мәктәбенең беренче һәм икенче спорт сыйныфларында белем алучылар чыкты.
Өлкән сыйныф укучыларының занятиеләре еш кына бүленә, хоккейчылар тренер янына ки-ләләр, теге яки бу күнегүне бергәләп өйрәнә-ләр. Икенче сыйныф укучыларын тренер шайбаны йөртергә, саклаучыны "хәйләләп" узарга, шайбаны икенче уенчыга җибәрәм дигән кыяфәт чыгарып, өченче уенчыга җибәрергә өйрәтә. Тренировкалар балаларга күнегүләрне үзләштерергә ярдәм итә, алар яңа алымнарга өйрәнәләр һәм зур бозда югалып калмыйлар. Вакыт узу белән тренировкалар кырысрак була бара - балаларга ир-егетләрнең команда уенына күнегергә туры килә. Монда иң мөһиме, русчалатып әйтсәк, один за всех, все за одного.
Капкачыларны әзерләү катлаулы эш, тикмәгә генә капкачыны команданың яртысы димиләр. Яхшы голкиперны тапсаң, - команда төзелүдә иң мөһим эш башкарылган дигән сүз. Ләкин андыйны табу җиңел түгел. Уендагы җаваплылык белән беррәттән капкачының амунициясе күпкә катлаулырак икәнен дә истән чыгарырга ярамый - яшь капкачыларга авыр киемнәре тутырылган юл сумкаларын күтәреп йөр-тергә туры килә, ә мо-ңа һәркем дә түзми.
Тренерлары Айдар Илгиз улы Хаматов белән бергәләп беренче сыйныф укучылары бозда шуу күнекмәләрен ныгыталар. Өйрәнүнең башында балаларга гәүдә тигезлеген саклау өчен махсус җайланмалар ярдәмендә кәшәкәсез шуарга туры килә.
- Балалар, ә сезгә спорт белән шөгыльләнү ошыймы соң? - дип кызыксындык без икенче сыйныф укучыларыннан.
- Әйе, бик ошый, - дип шат күңел белән җавап бирде яшь хоккейчылар.
Бозга яңа гына аяк баскан хоккейчылардан әлегә нәтиҗәләр көтәргә иртәрәк, әмма тренерлар, үз шәкертләренә күз төшереп, биектаулыларның киләчәге өметле булуын белдерәләр. Яшь хоккейчыларны алда яшьтәшләре белән иптәшләрчә уеннарда катнашу, башка ярышлар көтә, аларда безнең спортчылар йөзгә кызыллык китермәсләр, лаеклы чыгыш ясарлар дип өметләнәбез. Кем белә, бәлки Биектау малайлары арасыннан булачак Владислав Третьяк яки Павел Буре үсеп чыгар?

Рәсемдә: Биектау хоккейчылары тренировкада.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев