Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Тәвәккәллек зонасында

2011 елгы картинг тәмамланды. Биектауның "Яшь гаврдия" карт клубы республика картклублары унлыгында ныклап төпләнде. Картингчыларның тренеры Александр Николаевич Тащевцев аз сүзле: спорт сезоны алдыннан куелган бурычларны яшь пилотлар үтәгән, үзләрен җитди көндәш буларак таныта алганнар. Иң мөһиме - барысы да имгәнүләрсез узган, чөнки балаларның ярышларда тормышын саклап калу - иң...

2011 елгы картинг тәмамланды. Биектауның "Яшь гаврдия" карт клубы республика картклублары унлыгында ныклап төпләнде.

Картингчыларның тренеры Александр Николаевич Тащевцев аз сүзле: спорт сезоны алдыннан куелган бурычларны яшь пилотлар үтәгән, үзләрен җитди көндәш буларак таныта алганнар. Иң мөһиме - барысы да имгәнүләрсез узган, чөнки балаларның ярышларда тормышын саклап калу - иң мөһиме.

Байлар Сабасында спортчылар иминлегенең барлык таләпләренә җавап бирүче ике картодром бар. Биредә республика ярышлары да, Бөтенроссия беренчелеге дә уздырыла. Мавыктыргыч узышларны Татарстан Республикасының да, Россиянең дә Автомототранспорт Федерациясе ныклап күзәтә.

Бүгенге көндә "Яшь гвардия" картклубына Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, Дәү-ләт техник карау станциясе начальнигы һәм, әлбәттә инде, район мә-гариф бүлеге ярдәм итә. Әти-әниләрнең катнашуыннан, аларның ризалыгыннан башка балалар ярышларга җибәрелми. Кагыйдә буларак, карт-клубны тәмамлаучылар үзләренә тормышта лаеклы урын табалар, вузларга укырга керәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Рөстәм Хәкимуллинның Бөреле җәнлек совхозыннан булуы моңа мисал. Яшь спортчылар гадәттә яхшы укыйлар, дусларының, сыйныфташларының ихтирамын казаналар.

"Яшь гвардия" картклубында "Пилот" классында чыгыш ясаучы Азат Гыйльманов, Дима Тащевцев ("Стриж" һәм "Мини"), Айрат Шәмсиев - "Ротакс-Макс" классы), Рафаэль Зәбиров һәм Салават Хәсәнов ("125"), Тимур Буранов һәм Айдар Лотфуллин ("Восход") шөгыльләнә.

Яшь пилотларның исә-бендә бер генә җиңү түгел. Тәвәккәллек зонасында бу балалар инде бер генә ел катнашмыйлар. Бер генә тапкыр булса да бу ярышларда катнашучыларның да әлеге спортчыларга карата күңелләрендә ихтирам хисе уяна. Тренерның горурланырлыгы бар. Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе даими рә-вештә картклубка финанс ярдәме күрсәтә. Күптән түгел генә гомуми суммасы 100 мең сум тәшкил иткән запас частьләр бирелде.

Форсаттан файдаланып, картингчыларны һәм аларның тренерын яңа 2012 ел белән котлыйсы, аларның барысына нык сәламәтлек, яңа җиңү-ләргә ирешүдә уңышлар телисе килә.

Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе ЮХИДИ һәм район мәгариф бүлеге җитәкчеләреннән картклубны баланска алуны үтенә. Үз тарафымнан картклубка запас частьләр, ягулык-майлау материалларына кагылышлы һәм башка мәсь-әләләр буенча ярдәм итәргә әзер.

А. ЕГОРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев