Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Тренер һәм аның көчле шәкерте

Эш-гамәлләре белән горурланырлык егетләр яши Битаман якларында. Алар районыбыз данын еракларга тараталар. Шундый егетләребезнең берсе - Алан-Бәксәр урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәнис Сөнгатуллин. Ул 1986 елның 12 нче апрелендә Олы Битаман авылында туа. Фәнис көрәш белән биш яшеннән ук шөгыльләнә башлый. Беренче остазы, әлбәттә, әтисе Фәһим абый була. Яшьлегендә көрәш...

Эш-гамәлләре белән горурланырлык егетләр яши Битаман якларында. Алар районыбыз данын еракларга тараталар.

Шундый егетләребезнең берсе - Алан-Бәксәр урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фәнис Сөнгатуллин. Ул 1986 елның 12 нче апрелендә Олы Битаман авылында туа. Фәнис көрәш белән биш яшеннән ук шөгыльләнә башлый. Беренче остазы, әлбәттә, әтисе Фәһим абый була. Яшьлегендә көрәш белән мавыккан әти кеше, малаенда көрәшчеләргә хас тәвәккәллекне, үҗәтлекне, тырышлыкны бик тиз күреп ала.

Фәнис көрәш юлын авыл Сабантуйларында көрә-шүдән башлый һәм беренче уңышлар да озак көттерми. 1993 елда Арчада үткәрелгән ярышта ул 46 кг.га кадәр авырлык үлчәвендә яшьләр арасында Татарстан чемпионы исемен яулый. Балачак мавыгуын Фәнис армия сафларында хезмәт иткәндә дә ташламый, көрәш белән даими шөгыльләнә. Соңгы 4-5 елда Биектау муниципаль районы командасының 90 һәм 100 кг авырлыктагылар төркемендә көрәшә. Һәм зур нәтиҗәләргә ирешә. Көрәшкә, гомумән, спортка булган мәхәббәт егетне мәктәпкә тарта. Ул армия сафларыннан кайткач, Олы Битаман һәм Алан-Бәксәр урта мәктәп-ләрендә көрәш түгәрәк-ләрен җанландырып җибәрә, күп кенә егетләргә көрәш серләрен төшендерә. Укучылар тренерлары Фәнис абыйларының һәр киңәшен истә тотып, ярышларга зур әзерлек белән киләләр.

Фәнис Фәһим улының тырышлыгы бушка китми. Ул тәрбияләгән көрәшчеләр арасында зур уңышларга ирешкән Габдрахманов Фирдүс тә бар. Ул көрәш белән кече яшьтән ук кызыксына, тырышып шөгыльләнә, тырышлыгының нәтиҗәсе дә куанычлы. 2010-2011 нче елларда Татарстанның беренче президенты хөрмәтенә оештырылган Татарстан беренчелегендә Фирдүс уңышлы чыгыш ясый. 2013 елның гыйнварында Әтнәдә данлыклы көрәшче Бәрәзә Хафиз хөрмәтенә оештырылган ярышта республикабызның көчле көрәшчеләре арасында Фирдүс җиңүче исемен яулый. Шул ук елның мартында "Сабантуй" газетасы призына Татарстан беренчелегендә ул кабат җиңүче. 2013 елның ноябрендә Казан шәһә-ренең «Ак-Барс» көрәш сараенда 1997-1998 нче елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге узды. 60 кг.га кадәр авырлык үлчәвендә Фирдүс Россия чемпионы булды.

Алда тагын да зур сынаулар көтә: Түбән Кама шәһәрендә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узачак, Фирдүс тә остазы Фәнис абыйсы белән әлеге ярышка әзерләнә. Егетләргә уңышлар теләп: "Без сезгә ышанабыз!" - диясе килә.

Фото Фәнис Сөнгатуллин шәкерте Фирдүс Габдрахманов белән.

Тренерның шәхси казанышлары

2006 елда Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән билбау көрәше буенча ярышта 21 яшькә кадәрге егетләр арасында Татарстан чемпионы, шул ук елда Волгоград шәһәрендә үткән Россия чемпионатында 3 нче урынны (100 кг. кадәр авырлыкта) яулый. Олы Битаман авылы Сабантуеның тугыз тапкыр абсолют батыры. Яшьләр арасында Биектау муниципаль районы Сабантуеның биш тапкыр җиңүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев