Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Стартка һава торышы комачауламады

Узган ял көннәрендә район үзәгендә катнашучылар саны буенча иң күп кешеле спорт чарасы - "Татарстан кроссы" булды. Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында уздырылган кросс, башлангыч сыйныф укучыларыннан алып, җитмеш яшьлек үрне узучыларга кадәр төрле яшьтәге кешеләрне җыйды. Билгеләнгән сәгатькә район үзәгендәге спорт комплексы янына халык күп җыелды, биредә кросста катнашучыларны исәпкә...

Узган ял көннәрендә район үзәгендә катнашучылар саны буенча иң күп кешеле спорт чарасы - "Татарстан кроссы" булды. Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында уздырылган кросс, башлангыч сыйныф укучыларыннан алып, җитмеш яшьлек үрне узучыларга кадәр төрле яшьтәге кешеләрне җыйды.

Билгеләнгән сәгатькә район үзәгендәге спорт комплексы янына халык күп җыелды, биредә кросста катнашучыларны исәпкә ала башладылар. Спорт сөючеләр башкалардан киемнәре белән үк аерылып тордылар, көне салкынча булып, күк йөзен болытлар капласа да, мондый көнне ничек итеп өйдә утырасың инде!

Спорт бәйрәменең тантаналы ачылышында Биектау муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов йөгерешчеләрне җылы сәламләде, быел узасы юлның кыскарак булуын билгеләп үтте һәм барысына да җиңү теләде.

Районның спорт тормышына ел саен күбрәк кеше тартыла һәм ул кызыклырак була бара. Иң активлар, әлбәттә, укучылар. Өлкән иптәшләренең нинди казанышларга ирешүен күреп, кечкенәләр дә алардан калышмаска тырышалар, көчлерәк, ныграк булырга омтылалар.

Стартка беренчеләрдән булып иң кечкенәләр - башлангыч сыйныф укучылары чыкты, алардан соң өлкән сыйныфлар кузгалды. Ярышларның баш судьясы район башкарма комитетының яшь-ләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов кулы белән сигнал бирүгә, күп санлы яшь спортчылар алга ыргылдылар. Балаларның физик әзерлек дәрәҗәсе шунда ук сиздерә башлады: берәүләр финиш сызыгына җиңел генә чыксалар, икенчеләргә алга китүчеләрне куып җитү өчен тырышырга туры килде. Үз яшь төркемнәрендә укучылар арасында беренче урыннарны Әлдермештән Илназ Хәйруллин һәм Мәмдәл мәктәбеннән Эльвина Фәттахова, Чернышевкадан Тимур Иззятов һәм Мәмдәлдән Гөлнара Фатыйхова, Дөбъяздан Марат Яруллин һәм Мүл-мәдән Алинә Хәйретдинова яулады.

Кроссның үзенчәлекләреннән берсе - җитәкчеләрнең сәламәт яшәү рәвеше һәм актив ял итү үрнәге күрсәтүе. "Милләтләр кроссы" традициясе буенча алар йөгерештә гел катнашалар. Быелгы ел Казан өчен әһәмиятле булды - «Универсиада-2013» Татарстан башкаласына спорт корылмалары саны аеруча күп булган шәһәрләр арасына керергә мөмкинлек бирде. Шуңа күрә дә мондый үрдән төшәргә ярамый.

- Мин бер генә стартны да калдырмыйм, - диде спорт ветераны Фердинант Газимҗанов. - Һәм үземне бик әйбәт хис итәм.

Районның һәр коллективында үзләренең физик яктан чыныккан булуларын гына түгел, ә бәлки нык сәламәтлекнең нигезен бары тик спорт белән даими шөгыльләнү генә тәшкил итүен күрсәтергә килгән җиңел атлетика сөючеләр табылды. Иң активлар район эчке эшләр бүлеге, 3 нче Биектау мәктәбе, район үзәк больницасы хезмәткәрләре булды. Оешма һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр арасында үзләренең яшь категорияләрендә музыка мәктәбеннән Марсель Гаевский һәм башкарма комитет хезмәткәре Альбина Габдрахманова, "Тулпар" тәрбия эше үзәге белгече Рафил Низамов һәм "Өмет" Үзәге белгече Гөлназ Галиева, район эчке эшләр бүлеге хез-мәткәре Илгиз Шиһабиев һәм район үзәк больницасы табибы Наталья Бренделева, "Тулпар" тәрбия эше үзәге белгече Гомәр Гыйниятов һәм Битаман мәктәбеннән Рәмзия Баһавиева, Бөреле мәктәбенең физкультура укытучысы Михаил Романов һәм 3 нче мәктәптән Гөлсинә Галләмова җиңүчеләр булды. VIP-узышта иң яхшылар дип Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев һәм Коркачык мәктәбе завучы Алсу Кәлимуллина танылды.

Ә финишта исә җиңел атлетика сөючеләрнең барысын да, организмга хәл кертеп, күңелләрне күтәреп җибәрү өчен тәмле камыр ризыклары белән кайнар чәй көтә иде.

Призлы урыннарны яу-лаучыларны Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев