Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Пенсионерлар сынатмады

Безнең пенсионерлар Яшел Үзәннән икенче призлы урын алып кайттылар. Биектау районы Пенсия фонды идарәсе районның шахмат һәм шашка буенча Яшел Үзәндә зона темпо-турнирында катнашып, икенче урын алган пенсионерлар командасын ихлас котлый. Биектау районыннан шахмат буенча ир-атлар арасында Калининодан Р.Г.Яруллин, Биектаудан Р.Г.Гыйльметдинов, хатын-кызлар арасында Биектау станциясеннән Т.Н. Мамакова көч сынашты. Шашка...

Безнең пенсионерлар Яшел Үзәннән икенче призлы урын алып кайттылар.

Биектау районы Пенсия фонды идарәсе районның шахмат һәм шашка буенча Яшел Үзәндә зона темпо-турнирында катнашып, икенче урын алган пенсионерлар командасын ихлас котлый.
Биектау районыннан шахмат буенча ир-атлар арасында Калининодан Р.Г.Яруллин, Биектаудан Р.Г.Гыйльметдинов, хатын-кызлар арасында Биектау станциясеннән Т.Н. Мамакова көч сынашты. Шашка буенча район данын Биектау станциясеннән Н.М.Рамазанов, Чернышевкадан Т.В.Ташевцева яклады.
Шашка буенча шәхси зачетта Нураддин Могомед улы Рамазановның җиңүе аеруча зур горурлык хисе уята.
Шахмат һәм шашка буенча зона ярышларында безнең пенсионерлар узган ел да мактап телгә алырлык итеп катнашканнар иде. Бердәм, тату командабызны тагын бер тапкыр күркәм җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Биектау районы Пенсия фонды идарәсе.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X