Бүген "Биектау" спорт комплексында милли көрәш буенча ярышлар узды. Ярышларда Ямаширмә, Мүлмә, Мәмдәл җеылма командалары, Айбаш һәм Суксуның берләштерелгән командасы чыгыш ясады. Ярышларны уздыруның максаты- 23 сентябрьдә Арчада узачак Федерация Кубогы өчен уздырылган ярышларда чыгыш ясау өчен Биектау районы җыелма командасын туплау. Тренерлар тарафыннан сайлап алынган егетләр 13- 22 сентябрь...
Бүген "Биектау" спорт комплексында милли көрәш буенча ярышлар узды. Ярышларда Ямаширмә, Мүлмә, Мәмдәл җеылма командалары, Айбаш һәм Суксуның берләштерелгән командасы чыгыш ясады.
Ярышларны уздыруның максаты- 23 сентябрьдә Арчада узачак Федерация Кубогы өчен уздырылган ярышларда чыгыш ясау өчен Биектау районы җыелма командасын туплау.
Тренерлар тарафыннан сайлап алынган егетләр 13- 22 сентябрь көннәрендә Биектау районының "Чыршы" лагерында, ярышларга әзерлек максатыннан, үзләренең күнекмәләрен уздырачаклар. Мәктәптә укучы команда әгъзаләре өчен мәктәп программасы буенча укыту да күздә тотыла.
Нет комментариев