Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Менә кайда икән ул могҗизага тиң осталык!

"Коркачык" аэродромында июльнең 11еннән 13енә кадәр вертолет спорты буенча Россиянең 49 нчы ачык чемпионаты булды. Анда 26 экипаж катнашты. Винт канатлы машиналарның Биектау районы күгендә узган ярышлары җирдә бик күп тамашачыларны бергә җыйды. Гадәттә Коркачыкта самолетлар авиа-тамашасы һәм парашютчылар ярышы оештырыла иде. Вертолетларны күзәтү дә гаять кызыклы икән. Алар "навигация",...

"Коркачык" аэродромында июльнең 11еннән 13енә кадәр вертолет спорты буенча Россиянең 49 нчы ачык чемпионаты булды. Анда 26 экипаж катнашты.

Винт канатлы машиналарның Биектау районы күгендә узган ярышлары җирдә бик күп тамашачыларны бергә җыйды. Гадәттә Коркачыкта самолетлар авиа-тамашасы һәм парашютчылар ярышы оештырыла иде. Вертолетларны күзәтү дә гаять кызыклы икән. Алар "навигация", "слалом" күнегүләре, "төгәллек", "йөк ташу" очышлары буенча көч сынаштылар. Ә иң мавыктыргычы вертолетта тизлеккә узыш һәм очыш төгәллегенә ярыш булды.

Чемпионатта беренче тапкыр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы авиаотряды нигезендә төзелгән команда катнашты. Призлы урыннар яуламаса да, чыгышы уңышлы булды. Алар киләчәктә дә спортчылар буларак әзерләнергә уйлыйлар. Тамашачылар спорт программасы белән генә танышып калмадылар, ә бәлки вертолет спорты белән мавыгучы чын осталар ясаган вертолет фристайлына да соклана алдылар. Самолетлар һәм парашютчылар, спецназның күрсәтмәле чыгышлары да булды.

Вертолет узышларында Россия Хәрби-Һава Көчләре командасы - Сергей Тупиков һәм Алексей Пентелин экипажы җиңде. Илнең абсолют чемпионнары исемен, узган елдагы кебек үк, Максим Сотников белән Олег Пуоджюкас яулады. Чемпионатны ябу тантанасында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов 50 нче юбилей чемпионаты да Татарстанда узар, дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев